Җәмгыять
8 август 2025, 05:30

Байлар да бурычка бата икән

Русиянең җиңел атлеты Елена Исинбаеваның банк счетларын япканнар.

Байлар да бурычка бата икәнБайлар да бурычка бата икән
Байлар да бурычка бата икән

Русиянең җиңел атлеты Елена Исинбаеваның банк счетларын япканнар. Баксаң, спортчының федераль салым хезмәте  каршында 283 мең сум бурычы бар икән. Бу хакта Mash хәбәр итә.

    Бурычлары аркасында Исинбаеваның 3 банк картасын блокировкалаганнар. Гомумән, спортчы бурычларын бик акрын түли. 2025 елның 3 июлендә салым инспекциясе алдындагы бурычын түләгәннән соң аның счетларын ачканнар, ә башкару производстволарын туктатканнар. Материалда “бурычның зур өлешен вакытында түләнмәгән коммуналь түләүләр дә тәшкил итә” диелә....

   Апрельдә Исинбаеваның бурычы 1,1 млн сум тәшкил иткән булган, майда – 1,5 млн. сум. Хәзер аның бурычы – 818 мең, диләр.  

     Исинбаева Испаниянең Тенерифында яши, анда спортчы күчемсез милек сатып алган. Елена Русиягә 2025 елның гыйнварында үзенең элеккеге остазы Евгений Трофимов белән хушлашу тантанасына килгән иде.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас