Җәмгыять
7 август 2025, 13:56

Уфада тешле бала туган

Шундый хәлләр дә була икән. 

Уфада тешле бала туганУфада тешле бала туган
Уфада тешле бала туган

Уфаның Республика перинаталь үзәгендә бер теше чыккан бала туган.

Акушер-гинеколог Станислав Иваха әйтүенчә, мондый күренеш ике-өч мең сабыйның берсендә очрый, ешрак кызларда була торган хәл.

Табиблар яңа туган бу баланы ныклап тикшерәләр, ә аннары тешен калдырыргамы яки алдырыргамы икәнен хәл итәчәкләр. Күпчелек очракта алалар, ди.

Чыганак: Ufakp

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас