

Идел буе федераль округының иң эре күргәзмә комплексы чираттагы тапкыр һөнәри әңгәмә өчен мәйданчык булачак.
2025 елда форум өченче тапкыр ритейл лидерларын, кулланучылар базарында катнашучыларны, хакимият вәкилләрен һәм алдынгы экспертларны тармак үсешенең төп чакырулары һәм мөмкиелекләре турында фикер алышу өчен җыячак.
Эшлекле программа киң булачак һәм базар, төбәк катнашучылары өчен мөһим темаларга кагылачак. Игътибар үзәгендә FMCG сегментында төп трендлар һәм аларның кулланучыларның үз-үзләрен тотышына йогынтысы булачак.
Кече һәм урта сәүдә форматларын, шул исәптән юл буе сервисын һәм җәмәгать туклануы предприятиеләрен үстерүгә аерым басым ясалачак. Катнашучылар бу юнәлешләрнең өстенлекләре, дәүләт ярдәме чаралары һәм җирле тәэмин итүчеләр белән үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәле практикалары турында фикер алышачак.
Төп темаларның берсе склад логистикасы булачак: катнашучылар логистик процессларны автоматлаштыру һәм роботлаштыру мөмкинлекләре, өстенлекләре, трендлары турында фикер алышачак.
Эшлекле программада катнашучылар арасында - Русия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының эчке сәүдәне үстерү департаменты директоры Никита Кузнецов; Башкортостан Республикасы Сәүдә һәм хезмәт күрсәтү министры Азат Әскәров; Русия ритейл базары экспертлары Ассоциациясе идарәсе рәисе Андрей Карпов һәм башкалар.