Җәмгыять
6 август 2025, 10:10

Дамирны соңгы юлга озаттылар

Бик авыр хәл. Ходай сабырлыклар бирсен...

Дамирны соңгы юлга озаттыларДамирны соңгы юлга озаттылар
Дамирны соңгы юлга озаттылар

    Уфада үткән елның мартында югалган 14 яшьлек Дамир белән хушлаштылар. Бик авыр хәл. Дамирны озак эзләделәр, туганнары менә табылыр, менә табылыр, дип өмет өзмәде. Әмма өметләр акланмады...

      Малайны Көньяк зиратка җирләделәр. Билгеле булуынча, быел июнь башында баланың гәүдәсен Уфа янында Агыйдел буенда таптылар, әмма ул Дамирмы, түгелме, тиз генә ачыклый алмадылар.

     Нәтиҗәдә экспертиза аның Дамир икәнен раслады. Дамирны бөтен мәктәп белән озаттылар. Аның сыйныфташлары, дуслары килде. Дамир бик акыллы, сәләтле, ярдәмчел малай иде. Спорт белән шөгыльләнде, яхшы укыды”, дип искә алалар аның турында.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас