Җәмгыять
6 август 2025, 09:00

Балагыз полиция чакырта беләме?

Ярдәм кирәк булганда балаларыбыз полициягә ничек итеп дөрес шалтыратырга тиеш?

Балагыз полиция чакырта беләме?Балагыз полиция чакырта беләме?
Балагыз полиция чакырта беләме?

Дөнья булгач, төрле хәлләр килеп чыгарга мөмкин, шул исәптән  балалар белән дә. Ярдәм кирәк булганда, балаларыбыз полиция чакырта беләме? Ничек дөрес шалтыратырга? Нәрсәләр турында хәбәр итәргә тиеш бала? Түбәндәге мәгълүмат күпләргә файдалы булыр дип уйлыйбыз. Безнең максат – балаларны, кирәге чыкканда,  полициягә дөрес  шалтыратырга өйрәтү.

    Нинди очракларда бала полиция чакыртырга мөмкин?

 Әгәр:

  • чит кешеләр фатирга керергә тырышса;
  • кемдер балага яисә башка кешеләргә янаса;
  • бала шикле әйбер күрсә, мәсәлән, кемдер онытып калдырган пакет якитартма;
  • бала югалса;
  • баланы ят кеше эзәрлекләсә.

     Өй телефоныннан – 02, смартфонда 102 яки 112 номеры буенча полиция чакыртырга була.

    Исегездә тотыгыз: шаяру өчен генә полициягә шалтыратырга ярамый!

    Диспетчер белән сөйләшкәндә бала:

  • адресны (шәһәр, урам, йорт һәм фатир номерын) төгәл әйтергә тиеш:
  • нәрсә булуы турында сөйләргә тиеш;
  • хәлне ачык аңлатырга, диспетчерның барлык сорауларына җавап бирергә тиеш;
  • әңгәмәне “чакыру кабул ителде” дигән сүздән соң гына төгәлләргә.

Фото: culture.ru

    

 

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас