

“Азык-төлек” автономияле коммерцияле булмаган оешма Башкортстан Республикасы Башлыгы грантлары фондының грант конкурсында җиңүче булды.
Оешма проекты республикада төбәк азык-төлек банкы үсешенең дәвамы һәм икенче этабына әверелде. Фонд ярдәме белән 2024-2025 елларда тхбәндәге ныклы нигез салынды: Уфада аудиторлык үзәге төзелде һәм җиһазландырылды, «Русь «азык-төлек банкы» хәйрия фондының иң яхшы технологияләре һәм инструментлары кертелде, ай саен “изгелек кәрзине” азык-төлек марафоны уздырыла.
Июль аенда республикада беренче корпоратив төргәкләү акциясе - «Халыкчан төшке аш» старт алды. Шулай ук федераль сәнәгать партнерлары белән хезмәттәшлек башланды һәм продуктларны сак тоту системасына җирле җитештерүчеләрне һәм сәүдә челтәрләрен җәлеп итү буенча эш алып барыла.