

Сигезенче смена ябылганда Башкортстаннан Артур Черныхка Артекнең төп бүләген тапшырдылар.
Артур халыкара балалар үзәгендә инде дүртенче тапкыр булуын сөйләде. Аның казанышлары арасында: “Зур үзгәрешләр” финалы, беренче дәрәҗә ГТО билгесе, “Биеклек” премиясе, шулай ук «Беренчеләр хәрәкәте» конкурсларында һәм проектларында күпсанлы катнашулар.
- Бу сменада мин онытылмаслык тәҗрибә тупладым, ул минем белән озакка калачак. Мин бит диңгез отрядына эләктем. Бирешмәскә һәм барлык киртәләр аша алга барырга өйрәнәм, - ди Артур.
Конкурста җиңү өчен егет ниндидер гадәти булмаган, көлкле нәрсә эшләргә карар кылган – дефиле оештырырга булган.
– Артековчы исемен йөртү бик шәп, - дип саный Артур.