Җәмгыять
5 август 2025, 10:11

Аучылык минимумына иясезме?

Табигать байлыгы җинатьчеләргә бүләк түгел.

Аучылык минимумына иясезме?Аучылык минимумына иясезме?
Аучылык минимумына иясезме?

Табигать байлыгы җинатьчеләргә бүләк түгел.

 

1 сентябрьдән Башкортстан аучыларына электрон билет алу өчен аучылык минимумын тапшырырга кирәк булачак.

 Премьер-министр Андрей Назаров рәислегендә узган Башкортстан Хөкүмәте утырышында Аучылык хуҗалыгын үстерү турында фикер алыштылар. Башкортстан байтак аучылык ресурсларына ия. Республиканың аучылык җирләренең гомуми мәйданы 13 млн гектардан артык. Төбәктә 31 төр имезүче һәм 54 төр кош яши. Шуңа күрә табигать байлыкларыннан җаваплы һәм рациональ файдаланырга кирәк.

– Агымдагы айда аю, кабан һәм кош-корт аулауны рөхсәт итә торган яңа ау сезоны башлана. Сентябрьдән поши, кыр кәҗәсе һәм мехлы җәнлек тотарга мөмкин булачак. Биредә аучылык алып бару законнарга һәм төбәктә биотөрлелекне саклап калу шартларына туры килергә тиеш, – диде Андрей Назаров.

Башкортстан Республикасы табигатьтән файдалану һәм экология министры Нияз Фазылов сүзләренә караганда, аучылык ресурсларын һәм аларның яшәү тирәлеген саклау өчен республикада федераль дәүләт аучылык контроле гамәлгә ашырыла, 2025 ел башыннан 1759 рейд үткәрелгән. Чаралар барышында 1,7 меңнән артык аучы тикшерелгән. 36 административ хокук бозу һәм 41 җинаять эше ачыкланган.

2025 елда 4 поши, 8 кыр кәҗәсе, 6 кабанны законсыз аулау теркәлгән. Аучылык ресурсларына китерелгән зыянны түләтү максатыннан гаепле затларга 3,1 млн сумлык дәгъвалар белдерелгән. 2 млн сум түләтелгән.

 – 2025 елның 1 сентябреннән аучылык билетын алу өчен гражданнарга белемнәрен (аучылык минимумын) тикшерергә кирәк булачак. Республика территориясендә әлеге тикшерүне оештыру безнең министрлыкка йөкләнгән, - дип өстәде Нияз Фазылов.

 

Фото: chprussia.ru

Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас