Җәмгыять
4 август 2025, 08:50

Уңайлырак һәм тизрәк булсын өчен

Башкортстанда социаль салым тотып калулар гадиләштерелә.

Уңайлырак һәм тизрәк булсын өченУңайлырак һәм тизрәк булсын өчен
Уңайлырак һәм тизрәк булсын өчен

2025 елның 1 гыйнварыннан республика халкы 2024 ел чыгымнары өчен НДФЛ буенча социаль салым тотып калуларны гадиләштерелгән тәртиптә рәсмиләштерү мөмкинлегенә ия булды. Тотып калулар уку, медицина һәм физкультура-савыктыру хезмәтләре күрсәтү, ирекле медицина иминияте (ДМС), пенсия һәм тормыш иминияте, шулай ук дәүләтнеке булмаган пенсия тәэминаты буенча кертемнәр өчен түләүгә кагыла.

2025 елның беренче җиде аенда республикада тотып калу өчен гадиләштерелгән тәртиптә 7 488 гариза керде. Расланган чыгымнарның гомуми суммасы 379 миллион сум тәшкил иткән, шуларның 49 миллион сумы НДФЛ рәвешендә кайтарылырга тиеш.

Яңа системаның төп өстенлеге-3-НДФЛ декларациясен тапшырырга һәм раслаучы документлар пакетын җыярга кирәк булмау. Русия Федераль салым хезмәте сайтында "Физик затның салым түләүчесенең шәхси кабинеты" булган гражданнарга мәгълүмат алмашуга ризалык бирү дә җитә. Төзелгән шартнамәләр һәм түләүләр турында кирәкле мәгълүматлар салым органнарына уку йортларыннан, медицина оешмаларыннан, НПФ һәм системаның башка катнашучыларыннан автомат рәвештә килә.

Әгәр гражданның тотып калу хокукы расланса, аның шәхси кабинетына алдан тутырылган гариза керә, аны расларга гына кала. Бу процессны шактый тизләтә һәм аны уңайлырак итә.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас