Җәмгыять
1 август 2025, 13:23

Уфаның вузара кампусы беренче төбәкара студентлар экспедициясен кабул итә

Уфаның вузара кампусында белем бирү видеоуеннарын эшләү буенча төбәкара студентлар экспедициясе старт ала. 

Уфаның вузара кампусы беренче төбәкара студентлар экспедициясен кабул итәУфаның вузара кампусы беренче төбәкара студентлар экспедициясен кабул итә
Уфаның вузара кампусы беренче төбәкара студентлар экспедициясен кабул итә

4-13 август көннәрендә Уфаның вузара кампусы «Башкортостан: технология уеннары аша» исемле беренче төбәкара студентлар экспедициясен кабул итә.

«Берлог» киберфизик инновацияләр остаханәсе (БР алгарышлы һөнәри әзерлек үзәгенең структур бүлекчәсе) җитәкчелегендә оештырылган чара интерактив белем бирү видеоуеннары булдыруга юнәлдерелгән.

Экспедиция Башкортстан Республикасы Мәгариф министрлыгы, Евразия фәнни-мәгариф үзәге, НТИ Түгәрәк хәрәкәте һәм «Яшьләр һәм балалар» милли проекты кысаларында төзелә торган Уфа вузара кампусы ярдәмендә үткәрелә.

 «Русияне яңадан ачабыз» федераль программасына кертелгән ул төбәкнең яшьләр технологик көн тәртибен үстерүдә мөһим адым булырга вәгъдә итә.

- Экспедициянең төп максаты - мәктәп укучыларын һәм студентларны алдынгы технологияләр һәм кирәкле санлы һөнәрләр белән мавыктыргыч рәвештә таныштыручы белем бирү видеоуеннары прототипларын эшләү. Уен аша яшьләр нәкъ менә Башкортстанда уңышлы фәнни карьера төзү өчен потенциалны күрә алачак. Экспедициядә бөтен Русиядән программалаштыру һәм дизайннан алып тикшеренүләргә һәм социаль аналитикага кадәр төрле юнәлешләрне тәкъдим итүче 18 талантлы студент катнашачак. Командалар уенны булдыруның тулы циклын узачак: аудитория ихтыяҗларын анализлаудан алып концепцияне эшләүгә һәм сынау үрнәген булдыруга кадәр, – дип сөйләде Башкортстан Республикасы мәгариф министры урынбасары Наталья Никитина.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас