

Мондый идея чыннан да бар. Агымдагы елның июль ахырына кадәр «Русиянең автомобиль дилерлары» ассоциациясе (РОАД) шундый закон проектын әзерләргә планлаштыра.
Техосмотрны елга ике тапкыр машиналарының яше 15тән арткан машина хуҗаларына гына узарга тәкъдим итәләр. Яңа автолар өчен ТО аралыгы элеккечә калачак. Моннан тыш, “карт”автомобильләр ияләре өчен транспортка салымны арттырырга тәкъдим итәләр.
"Русиядә әлеге көндә 55 миллионга якын автомобиль бар, әмма автопаркның күпчелеге – 39,7 миллионы – 10 елдан өлкәнрәк “яшьтә”, - ди РОАД президенты Алексей Подщеколдин.- Тагын да 5 елдан бездә машиналарның 80 проценты 10 елдан өлкәнрәк, ә яртысы 20 елдан өлкәнрәк булачак. Бу, әлбәттә, юлларда шәхси транспорт хуҗалары өчен дә һәм коммерция транспорты өчен дә зур хәвеф тудырачак ".
Автомобиль милекчеләре машинаны утильгә тапшыру белән үзләре үк кызыксынырга тиеш, - дип саный эксперт. - Чөнки утильсбор уңышлы җыела килә. Утильләштерү җыюларыннан 2024 елда РФ бюджеты 1 триллион сумнан артык акчага тулыланды. Бу 2023 елдагыга караганда 1,7 тапкыр күбрәк.
Фото: bashinform.ru