Җәмгыять
1 август 2025, 05:20

Тапкансыз икән, тиешенчә карагыз!

Ваемсыз әти-әниләргә штрафларны күтәрделәр.

Тапкансыз икән, тиешенчә карагыз!Тапкансыз икән, тиешенчә карагыз!
Тапкансыз икән, тиешенчә карагыз!

  Русиядә ваемсыз ата-аналарга штрафлар күтәрделәр.  Русия Президенты Владимир Путин административ хокук бозулар турындагы кодекска кагылышлы федераль законга үзгәрешләргә кул куйды.

    Үзгәрешләр  балаларын карау һәм тәрбияләү вазыйфаларын башкармаган ата-аналарга штрафлар кагыла.  Штрафлар берничә тапкырга артты. Әгәр элек ул 100 сумнан 500 сумга кадәр булса, хәзер  500 сумнан 2 мең сумга кадәр булачак.

    Тиешле документ РФ хокукый мәгълүматның рәсми порталында бастырылган.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас