Җәмгыять
1 август 2025, 10:33

Кичә ун кешене аферистлар алдаган

Иң популяр өч ысул ярдәмендә халыкны рәхәтләнеп талыйлар. 

Кичә ун кешене аферистлар алдаганКичә ун кешене аферистлар алдаган
Кичә ун кешене аферистлар алдаган

 Уфада яшәүче 64 яшьлек кешене мошенниклар миллион сумга диярлек алдаган. Җинаятьчеләр аңа ФСБдан шалтыраталвр, дигәннәр. Дәүләт хезмәтләре порталын җимереп, мошенниклар акчагызны урларга маташа, шуңа күрә саклап калу өчен, аларны "хәвефсез исәпкә" күчерергә кирәк, дип ышандырганнар.

Инвестициягә акча кертү отышлы дигән булып, аферистлар Уфада 33 һәм 31 яшьлек кешеләрне дә алдаганнар. Үзләрен «финанс трейдерлары» дип таныштырып, мошенниклар аларны инвестицияләр өчен кушымтага керергә, анда теркәлергә һәм билгесез исәпкә шуның аша миллион ярым сум акча күчерергә күндергәннәр, аларның күп өлеше кредит булган.

Ишембайда 54 яшьлек хатынга шалтыратып, "кызың юл һәлакәтенә эләккән" дип ышандырганнар. Ул мошенникларга 400 мең сум акчасын биргән.

 Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы кисәтә: әгәр сезгә шалтыратып, сезнең банк картагыз, исәпләрегез хәвеф астында, якыннарыгызга ярдәм кирәк яки җиңел хезмәт хакы тәкъдим итәләр, акчаларыгызны күчерүне сорыйлар икән, ышанмагыз, бу – мошенниклар. Бөтен мәгълүматны җентекләп тикшерергә кирәк. Уяу һәм сак булыгыз! 

Чыганак: Башкортостан Республикасы буенча ЭЭМ матбугат хезмәте

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас