Җәмгыять
1 август 2025, 13:19

Эшләүче пенсионерларга күпме өстәмә түләячәкләр?

    1 августтан эшләүчеләрнең пенсияләре артачак, дип ишеттем. Бу дөресме?

Эшләүче пенсионерларга күпме өстәмә түләячәкләр?Эшләүче пенсионерларга күпме өстәмә түләячәкләр?
Эшләүче пенсионерларга күпме өстәмә түләячәкләр?

"1 августтан эшләүче пенсионерларның пенсиясе иң күбе 437 сумга артачак. Бу 2024 елда рәсми рәвештә эшләүчеләргә кагылачак, - ди РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс Университеты доценты Наталья Оганова. - Гаризаны беркая да бирергә кирәкми, социаль Фонд автоматик рәвештә яңадан исәпләячәк. Инфляция һәм азык-төлек кәрзине бәясе күзлегеннән караганда бу, әлбәттә, зур сумма түгел. Әмма, әгәр пенсиянең гомуми күләме һәм бу өстәмә бәйләнешен алсак, процент начар түгел".

   Өстәмәнең күләме 2024 елдагы хезмәт хакы белән бәйле, -дип тә өсти эксперт. Кабаттан исәпләгәндә иң күбе өч индивидуаль пенсия коэффициенты, 2025 елдагы бер ИПК бәясе – 149,69 сум – исәпкә алына.

   Әйткәндәй, август аенда пенсиянең база өлешенә 100% өстәмәне шулай ук июльдә 80 яшье тулган һәм 1 группа инвалидлык алган кешеләр дә алачак. Бу тагын да 8907,69 сум. Шул ук вакытта, әгәр 80 яшьлек пенсионер инде өстәмәне алган, ә соңыннан инвалид булган икән, пенсиясен кабаттан арттырмаячаклар.

Фото: pnp.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас