Җәмгыять
1 август 2025, 03:02

Бер ай эчендә түләүле парковкалар бюджетка 3 млн сумнан артык акча керткән

27 июньнән 27 июльгә кадәр Уфа үзәгендә түләүле парковкалар  15,9 мең тапкыр файдаланылган. Түләүле стоянка өчен машина йөртүчеләр 3 млн сум акча түләгән.

Бер ай эчендә түләүле парковкалар бюджетка 3 млн сумнан артык акча керткәнБер ай эчендә түләүле парковкалар бюджетка 3 млн сумнан артык акча керткән
Бер ай эчендә түләүле парковкалар бюджетка 3 млн сумнан артык акча керткән

Исегезгә төшерәбез, Уфада түләүле парковкалар 27 июньнән эшли башлады. Шәһәрнең тарихи үзәгенең 9 урынында 1188 урын билгеләнгән. Бер сәгате - 40 сум.

«Горпарковки» мобиль кушымтасында һәм сайтта parking02.ru түләү функциясе каралган. Машина кую урыны өчен 23.59 вакытка кадәр түләргә мөмкин (автомобиль куйгач). Әгәр түләмәсәң, 1500 сум күләмендә штраф салыначак.

20 минут бушка торырга була. Социаль әһәмиятле объектлар янында - 60 минут.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас