

Җәйнең иң кызган вакыты. Җиләк-җимешнең күплеге! Барысын да ашап, тәмләп карыйсы килә. Җылы төбәкләрдән килгән абрикос, нектарин, сливалар тирәсендә сатып алучылар һәрвакыт күп.
Тик менә кәефне кырган очраклар да бар икән – Үзбәкстаннан безгә көрән монилиоз черү китереп чыгаручы Monilinia fructicola белән 30 тонна җиләк-җимеш партиясе килгән. Лаборатор сынаулар өчен сливалар Россельхознадзор хезмәткәрләре тарафыннан сайлап алынды. Тикшерүне сынау лабораториясендә үткәргәннәр. Белгечләр энтомологик экспертизалар һәм микологик тикшеренүләр үткәргәннәр. Шул рәвешле авыруны китереп чыгаручыны ачыклаганнар, дип хәбәр иттеләр ведомство матбугат хезмәтендә.
Элегрәк тә республикага Үзбәкстаннан кертелгән 19 тоннадан артык сливаларның ике партиясендә Калифорния щитовкасы табылган иде. Чир эләктерергә язмасын инде.