

Узган елның июлендә системада үзаллы теркәлүчеләр саны 1,8 миллионга җиткән. Әлеге күрсәткеч 4 тапкырга диярлек арткан.
Көн саен системада 40 меңгә кадәр кеше теркәлә, ә үткән елның шушы чоры белән чагыштырганда бу 5 тапкырга артыграк.
– Биометрия – пароль яки паспорт кебек хезмәт күрсәтү коралы булып тора. Барлык кулланучылар бу функцияне иң гади һәм уңайлы булганы өчен куллана - дип билгеләде Дмитрий Григоренко. Гомум алганда, ил халкы биометрик сервислардан 100 млн тапкырдан артык файдаланган.
- Русиядә, шул исәптән Башкортстанда яшәүчеләр дә, шәхесне раслау ысулын еш кына сатып алганда контактсыз түләү, КФҮ бүлекчәләрендәге гамәлләрне башкару, шулай ук дәүләт хезмәтләрендә аккаунтны саклау өчен кулланалар – бу мошенникларның гамәлләре артуын исәпкә алганда аеруча мөһим, – диде Башкортстан Республикасы дәүләт идарәсенең санлы үсеш министры урынбасары Динар Шәрәфетдинов. Риа новости Алексей Даничев