Җәмгыять
31 июль 2025, 06:34

Гөмбә вакыты җитте

    Башкортстанда гөмбә белән агулану очраклары теркәлә: агымдагы елның алты ае эчендә медицина оешмаларына сигез кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә төбәк буенча Роспотребнадзор.  

Гөмбә вакыты җиттеГөмбә вакыты җитте
Гөмбә вакыты җитте

Башкортстанда гөмбә белән агулану очраклары теркәлә: агымдагы елның алты ае эчендә медицина оешмаларына сигез кеше мөрәҗәгать иткән, дип хәбәр итә төбәк буенча Роспотребнадзор.  

                        Гөмбә белән агулануның төп сәбәпләре

   Агуланулар еш кына халыкның гөмбәләрне аера белмәве аркасында килеп чыга. Аннан, кешеләр еш кына билгесез яки ашарга яраксыз гөмбәләрне дә җыялар. Шулай ук экологик яктан хәвефле зоналарда — автомобиль трассаларында, сәнәгать предприятиеләре урнашкан урыннарда яисә химик матдәләр белән эшкәртү үткәрелгән кырларда һәм бакчаларда җыелган ашарга яраклы гөмбә төрләре дә зыянлыга әверелә. Хәтта озакка сузылган корылык чорында да гөмбә җыярга киңәш итмиләр.

   Шунысын да билгеләп үтәргә кирәктер, күпләр дөрес әзерләү кагыйдәләренә дә төкереп кенә карый. Гөмбәне ризык итеп әзерләгән вакытта аеруча игътибарлы булу кирәк, чөнки алар составында бик күп микъдарда авыр үзләштерелә торган матдә — хитин бар. Шуның аркасында белгечләр ашказаны-эчәк трактының хроник авырулары булган кешеләргә гөмбәдән әзерләнгән ризыкларны сирәгрәк кулланырга киңәш итә.

                                Үзеңне ничек сакларга?

   Агулану куркынычынкиметүөчен ризык әзерләр алдыннан гөмбәне ун минут дәвамында пешерергә кирәк.Кайнатканнансоң суын агызалар, гөмбәләрне чиста су белән юалар һәм үзегезгә ошаган ысул белән әзерлиләр.Болай эшләү куркыныч матдәләр күләмен сизелерлек киметергә ярдәмитә.

                                  Гөмбә белән агулану билгеләре

   Агулануның беренче билгеләре гөмбәле ашаганнан соң ярты сәгатьтән алып тәүлек узганчыга кадәр вакыт эчендә күзәтелергә мөмкин. Иң киң таралган билгеләр:

  • күңел болгану, косу, ашказаныэшчәнлеге бозылу;
  • корсактакөчлеавыртулар;
  • кинәт хәлсезлек, баш әйләнү;
  • күз күрүе белән проблемалар сизелү, күрүдә галлюцинацияләр барлыкка килү (бу чебен гөмбәсе беләнагуланугахас);
  • көчле сусау, кан басымы түбән төшү, мускулларның тартышуы.

   Белгечләр әйтүенчә, интоксикациянең нинди генә билгеләре барлыкка килсә дә, һич кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә ашыгыгыз!

  Фото:госкомитет РБ по ЧС                                            

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас