Җәмгыять
30 июль 2025, 08:38

Торатауга курайчылар җыела

Билгеле курайчы, продюсер, Башкортстанның халык артисты, Шәехзада Бабич исемендәге дәүләт яшьләр премиясе лауреаты, Салават Юлаев ордены кавалеры, күп кенә халыкара конкурслар лауреаты Роберт Юлдашев Торатау тавы янында «Җил музыкасы» дип аталган җыр-бию фестивале уздырачак.

Торатауга курайчылар җыелаТоратауга курайчылар җыела
Торатауга курайчылар җыела

Ачык һавадагы җәйге бәйрәмгә яшь музыкантлар һәм курайда уйнау традицияләрен дәвам итүчеләр, этно-музыка сөючеләр җыелачак. Бу бәйрәм инструменталь музыканы, биюне һәм борынгы җырларны берләштерәчәк. Бирегә Алтайдан, Чиләбе өлкәсеннән һәм илнең башка төбәкләреннән музыкантлар килүе көтелә.

 – Дөньяда милләтләр күп, аларның мәдәнияте һәм теле – Аллаһы Тәгалә бүләге. Һәр телнең үз яңгырашы, үз вибрациясе бар. Искә төшерик әле, менә һәр халыкның үзенең традицион бизәкләре, орнаментлары бар – бу да үзенә бер төрле вибрация.  Милли музыка кораллары – халыкның рухи байлыгы символы, ата – бабаларның гасырлар буе яшәп килгән гореф-гадәтләр хәзинәсе, - ди Роберт Юлдашев. – Бу фестивальдә музыкантларны берләштеререп, алар аша кешеләрне моң дөньясына алып керү, шушы вибрацияләрне тыңлаучыга җиткерү, ата-бабаларыбызның нәсел хәтерен уята торган һәм асылына кайтара торган музыка ишеттерү.  Билгеле булганча, курай тавышы кеше организмына уңай йогынты ясый, җанга рәхәтлек өсли.  

Шуңа күрә курайны уен коралы дип кенә әйтеп булмый - ул кеше һәм табигать арасындагы күпер. Фестивальнең төп үзенчәлеге шунда ки, нәкъ менә шушы бәйрәмдә курайчылар бары тик Урал тауларында гына үсә торган чын камыштан ясалган курайда уйнаячак.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас