

«Шукын кумалтыш»та күрештеләр.
Бүген Мишкә районына эш сәфәре кылганда Радий Хәбиров Мишкә авылында «Шукын кумалтыш» дигән мариларның изге әрәмәлегендә булды. Ул рухи тормышның гомум үзәге функциясен үти – монда төрле авылларда яшәүчеләр җыела.
2016 елда Мари тарихи-мәдәни үзәге башлангычы һәм җәмәгатьчеләр ярдәме белән гыйбадәт кылу урынын – җир кишәрлеген ызанлау, киртәләр төзү эшләрен башкарганнар. Урындагы активистлар һәм аксакаллар гореф-гадәтләрне саклауны һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен үтәүне күзәтәләр. Мәдәният киңлеге мәйданында аеруча хөрмәт ителә торган агач – «онапа» үсә.
Республика Башлыгы Башкортстанда яшәүче мариларның үзенчәлекле урыны, йолалары һәм традицион ышанулары белән танышты. Төбәк җитәкчесе мари руханилары – картлар белән аралашты һәм традицияләрне саклауның мөһимлеген билгеләп үтте.
– Бу кешелекнең иң зур байлыкларыннан берсе – бөтен матурлыгы, теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, дине булган халык, – диде Республика Башлыгы.
Фото: glavarb.ru