

Нефтекамадагы Республика онкодиспансеры филиалы мөдире, «Елның иң яхшы табибы» Бөтенрусия конкурсының «Иң яхшы онколог» номинациясендә җиңүчесе Әдип Арсланов “яман шешне тоеп алу — кешенең үз сәламәтлегенә булган аңлы мөнәсәбәте”,- дип саный.
Беренчедән, авыруны иртә стадияләрдә даими диспансеризация вакытында ачыкларга мөмкин. Ә бу инде – терелүгә өмет зур дигән сүз.
Икенчедән, үз организмыңа колак салу бик мөһим. Аңлатып булмаслык гәүдә авырлыгы югалтуга, шулай ук даими арыганлыкка, төзәлми торган яралар, миңнәр үзгәрү, озак ютәлләү, сөт бизләре тыгызлану кебек борчулы билгеләргә игътибар итәргә кирәк.
Онкологик авырулар барлыкка килүне тулысынча булдырмау мөмкин түгел, әмма куркынычны киметергә мөмкин, ди доктор. Сәламәтлек файдасына тәмәке тартудан баш тарту, баланслы туклану, даими рәвештә физик күнегүләр белән шөгыльләнү, кояштан саклану, шулай ук вакытында вакцинацияләнү яхшырак.
Әдип Арсланов тикшерүләрнең мөһимлеген тагын бер кат искә төшерде:
- флюорографияне елга 1 мәртәбә узарга кирәк;
- маммография – 40 яшьтән башлап хатын-кызларга елына 1 мәртәбә;
- аналык муентыгы күзәнәкләрен цитологик тикшерү (ПАП-тест) - 65 яшькә кадәрге хатын-кызларга 3 елга 1 тапкыр тәкъдим ителә;
- тизәкне яшерен канга анализга тапшыру 50 яшьтән башлап елына 1 мәртәбә;
- простатага анализ тапшыру - 50 яшьтән башлап елына 1 тапкыр (ирләр өчен).
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, Башкортстанда, заманча технологияләрне актив кулланышка кертү һәм скрининг программаларын үстерү нәтиҗәсендә, 2024 елда онкологик авыруларны иртә ачыклау проценты 4% ка арткан.
Төбәк Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматлары буенча, республикада 2025 елның беренче яртыеллыгында гына да, 5817 яман шеш очрагы (беренче тапкыр) ачыкланган. Ешрак сөт бизе, үпкә, простата бизе яман шеше, колоректаль яман шеш һәм тире яман шеше очрый.
Республикада, тулаем илдәге кебек үк, Сәламәтлек саклау системасын үстерүгә, тармакның матди-техник базасын ныгытуга җитди игътибар бирелә. Башкортстан дәүләт Җыенына соңгы юлламасында Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров гомер озынлыгының рекордлы үсешен, сабыйлар үлеменең, йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлүнең кимүен тармак үсешендә төп казаныш дип атады.
Әйтик, 5 ел элек республикада онкология авыруларыннан үлүчеләр санының тискәре динамикасы күзәтелә иде. Аны 2019 елдагы 100 мең кешегә 179,3 туры килгән очрактан 2023 елда инде 154,9 окракка кадәр киметергә мөмкин булды. Моңа «Сәламәтлек саклау» милли проектының «онкологик авырулар белән көрәш» төбәк программасын уңышлы гамәлгә ашыру ярдәм итте. Аның кысаларында Уфада республика онкодиспансерының яңа комплексы төзелде һәм 2020 елның августында ачылды. Шулай итеп, республика Европа дәрәҗәсендә җиһазландырылган яңа медицина учреждениесе бинасын алды. Узган ел Уфада шулай ук балалар онкоүзәге ачылды, анда уникаль операцияләр үткәрелә.
Фото: bashinform.ru