+21 °С
Болытлы


«Аэрофлот» авиакомпаниясе пассажирларга берничә рейсны кичектереп торулары турында хәбәр иткән, шул исәптән Su1230/1231 Мәскәү-Уфа-Мәскәү рейсларын да. Авиакомпания вәкилләре аңлатканча, расписаниедә үзгәрешләр мәгълүмати системаларның өзеклеге белән бәйле булган. Гражданнарны Шереметьево аэропортының онлайн-таблосында яңа мәгълүмат чыкканын күзәтеп барырга кушканнар. Төшеп калган рейслар өчен пассажирларга 10 көн эчендә акчаларын кире кайтару, яңа билет алу мөмкинлеген биргәннәр.