

Маркетлейслар көч структуралары хезмәтләренә кулланучыларның геолокациясе турындагы мәгълүматны хәбәр итәчәк дип ишеттем. Бу дөресме?
Маркетплейслар көч структураларына файдаланучының геолокациясе турында мәгълүматны бары тик мошенниклыкта шик булган очракта гына бирәчәкләр. Мондый ысулны Саннар министрлыгында тәкъдим иттеләр,- ди бу уңайдан РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университетының бизнес-информатика кафедрасы профессоры Борис Славин.-Техник мәгълүматларны (геолокацияләр, IMEI-җайланмалар, челтәр адреcлары һәм портлар) анализлау органнарга җинаятьчеләрне(әгәр алар, мәсәлән, чит банк картасыннан файдалана алсалар) ачыкларга ярдәм итәчәк.
Моннан тыш, маркетплейслар көч структуралары хезмәткәрләренә клиентларның телефон номерларын, аларның ІР-адресларын, электрон почталарын һәм башка мәгълүматларны бирер дип күзаллана. Әлеге чаралар көздән үк эшли башларга мөмкин.
Фото: pronedra.ru