

РФ Хисап палатасы чынлап та су ресурсларыннан счетчикларсыз файдаланган өчен түләүне ун тапкырга арттыру тәкъдиме белән чыгыш ясады, - дип аңлата моны Плеханов исемендәге Русия икътисад университеты доценты Дмитрий Осянин. – Әмма бу бары тик сәнәгать кулланучылары өчен генә, ягъни бизнес өчен генә актуаль. Әлеге инициатива, хәтта аны кабул итсәләр дә, гражданнарга кагылмаячак.
Әмма счетчиклар урнаштыру буенча карарны санга сукмаган гади русиялеләр өчен шулай ук дәртләндерү чаралары кабул итәргә телиләр. Мәсәлән, берникадәр элек Төзелеш министрлыгы мондый кулланучылар өчен коэффициентны 1,5тән 3 кә кадәр күтәрергә тәкъдим иткән иде.
Фото: iz.ru