Җәмгыять
25 июль 2025, 03:59

“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”

Шулай ди “Аек авыл” бәйгесендә җиңүче Байгуҗа авылы биләмәсе башлыгы Зөфәр Вәлиев. 

“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”
“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”

Авыл кешеләре белән матур. Алар җир җимертеп эшли дә, күңелле ял да итә белә. Һәм, иң мөһиме – авылларда бүген дә бердәмлек дигән сыйфат көчле. Моның шулай икәнлеген республикада бик популяр булып киткән “Аек авыл” бәйгесе дә елдан-ел дәлилләп тора.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров әлеге бәйгенең максаты халыкны берләштерү дип әйткән иде. “Бүген шуны әйтә алам, уртак эшебез нәтиҗәсендә бездә суррогат алкоголь белән агуланып үлүчеләр саны берничә мәртәбә кимеде. Без зур эш эшләдек, ләкин бу алда торган эшнең бик аз өлеше генә. Бәйгенең мәгънәсе дә – кешеләрне берләштерүдә”, – диде ул.

Төбәк җитәкчесе әйтүенчә, республикабыз авылларының өчтән бере “Аек авыл” проектында катнаша. Алар арасында Яңавыл районының Байгуҗа авылы да бар. Алай гына да түгел, бу авыл – җиңүчеләр рәтендә. Алар 2023нче елда “Зур авыллар” номинациясендә өченче урынга чыккан.

Әлеге бәйгедә җиңү өчен халыкның аеруча бердәм һәм актив булуы кирәк. Кешеләрне җәлеп итү, төрле чараларда катнашырга чакыру авыр булмадымы дип кызыксынам Байгуҗа авыл биләмәсе башлыгы Зөфәр Ясәви улы ВӘЛИЕВтан.

– Авыл халкы – бер гаилә кебек ул. Бездә халык дус яши, – дип сүз башлады ул. – Баштагы мәлләрдә халыкны уятып җибәрергә кирәк булды. Әлбәттә, бар актив кешеләр, бар исемләп әйткәч кенә кушылучылар. Ә, гомумән алганда, халык бу башлангычны хуплады. Үзебезнең район этабында җиңгәч, республика күләмендә катнашуга тагын да илһамланып, рухланып кушылдылар. Бәйгедә катнаша башлаганнан алып, барлыгы 150гә якын чара үткәрдек. Аларның күбесен мизгелгә, һава торышына карап оештырдык. Әйтик, шимбә өмәләре, авылны тәртипкә китерү эшләренә күпләр актив кушылды. Шулай ук мохтаҗларга, авыр тормыш хәлендә калганнарга ярдәм итүгә, бер-береңә булышуга халык ихлас бездә. Сәламәт тормыш алып баруга өндәгән мәдәни һәм спорт чараларын күп үткәрдек. Аларга балаларны да җәлеп иттек. Гореф-гадәтләрне искә төшерүгә багышланган чаралар да байтак булды. Алар балаларны онытыла барган милли уеннарыбыз белән таныштырса, өлкән буынны яшьлек хатирәләренә алып кайтты.

Яшьлек дигәннән, белүебезчә, гадәттә, авылдагы чараларда катнашучыларның күпчелеге – өлкән яшьтәгеләр. Ә яшьләрне җәлеп итим дисәң, авылда алар я юк диярлек, я җәлеп итүе бик авыр. Бу уңайдан Байгуҗа яшьләре белән горурлана ала.

– Безнең авылда Яшьләр советы бар. Егет-кызлар безгә зур таяныч булап тора. Авылны матурлау эшләрендә ярдәмләшәләр. Чараларны бизәү, фото-видео материаллар әзерләү кебек яшьләргә җиңел бирелә торган эшләрне үз өсләренә алдылар, – дип бәян итте Зөфәр Ясәви улы.

Әнә шулай бердәм көч белән “Аек авыл” бәйгесенең республика этабында да сынатмыйлар байгуҗалылар. Алар “Зур авыллар” номинациясендә өченче урынга чыгып, 2 миллион 500 мең сумлык сертификатка ия булалар. Бу сертификат авыл җирлеге территориясен төзекләндерү өчен тәгаенләнә.

– Бәйге нәтиҗәләре билгеле булганчыга кадәр үк, “әгәр җиңсәгез, бүләк акчасын нәрсәгә тотачаксыз” дигән сорау куелды. Шуннан без, җыен җыеп, халык белән киңәшләштек. Авыл кешеләренең теләге буенча, трактор алырга кирәк дигән уртак фикергә килдек. Чөнки авыл җирендә нинди эшкә тотынсаң да техника кирәк. Ә бүген кешегә ялынуы – иң авыры, – ди биләмә башлыгы. – 2,5 миллион сумлык сертификат алгач, шатлыгыбызның чиге булмады.

Шулай итеп, әлеге акча МТЗ-82 тракторына да, аңа тагылма көрәкләр алырга да җитә. “Беларус”ны авылга алып кайту зур бәйрәмгә әйләнгән: аны, гармунда уйнап, яше-өлкәне җырлап-биеп, авыл белән каршы алганнар.

Юкка гына корал эшләр – ир мактаныр, димиләр. Техника булгач, эшләр гөрләп бара. Ә авыл җирендә трактор – алыштыргысыз ярдәмче.

– Тракторның эшсез торганы юк. Кышын кар эттерәбез. Ә безнең авыл биләмәсе шактый зур – 9 авыл керә. Аларның яртысының юлларын быел кыш әлеге техника белән кардан чистарттык. Авыл халкы сораса – аларга да бирәбез. Ни дисәң дә – уртак җиңү нәтиҗәсе. Үзләре дә “безнең трактор” дип кенә торалар, – ди әңгәмәдәшем.

Әйтергә кирәк, “Аек авыл” бәйгесе, бер яктан, бюджеты сай авыл советлары өчен икътисади файдалы булса, икенче яктан, кешеләргә сәламәт тормыш алып баруга этәргеч бирә.

– Тамчы тама-тама ташны тишә, диләр. Бер үк сүзләрне тукып, әйтеп торуның да файдасы зур. Беләсезме, әлеге җиңүдән соң авыл кешеләре кибеткә аракы сатып алырга керергә кыенсына башлады. Аннары, авылга кергән урынга Байгуҗа “Аек авыл-2023” республика бәйгесе җиңүчесе дигән язу урнаштыруның да әһәмияте булгандыр дип уйлыйм, – дигән фикерен җиткерде Зөфәр Вәлиев.

Аның әйтүенчә, әлеге бәйге халыкны уятып җибәргән.

– Конкурс барышында кешеләр активлашып китте. Бәйге тәмамланды, ә гадәт калды, дияргә кирәк. Сабантуйлар, башка чараларга әзерләнә башласак, күпләр, мин катнашам дип, үзләре теләк белдерә. Бу гадәтне туктатмаска тырышачакбыз. Чөнки бердәмлек булганда зур эшләрне башкарып чыгарга мөмкин. Теләгебез – авыл кешеләре күршеләр булып кына түгел, ә бер зур гаилә булып яшәсен, – ди биләмә башлыгы.

Бүген инде байгуҗалылыр махсус хәрби операциягә ярдәм җыюда актив катнаша. Сугышчыларның гаиләләренә дә ярдәм итәбез, аларга килеп туган мәсьәләләрне хәл итәргә булышабыз, диде әңгәмәдәшем. Иң мөһиме – сугышлар тәмамланып, ил-җиребездә тынычлык урнашсын дигән теләктә халык. Ә авылны яшәртү һәм яшәтүдә алар сынатмаячак.

– Авыл мәсьәләләрен хәл итү өчен тәгаенләнгән программаларда катнашырга тырышабыз. “Урындагы башлангычларга ярдәм итү”, “Реаль эшләр” кебек проектларның җирле советларның икътисади хәлен яхшыртуда роле зур. Соңгы өч елда “Атайсал” проекты буенча авыл биләмәсендә парк төзелде, пляж волейболы һәм балалар өчен уен мәйданчыклары төзекләндерелде, чишмәләр ремонтланды, Сабантуйны үткәрү өчен уңайлыклар тудырылды. Безнең халык уңган, тырыш, үзләре яшәгән урынга битараф түгел. “Аек авыл” бәйгесендә җиңүебез дә – моңа дәлил. Югыйсә, әлеге конкурста катнашу – җиңел эш түгел, ул гаять күп тырышлык, чәмле һәм бердәм булуны таләп итә, – диде Зөфәр Ясәви улы.

Аның каравы, нәтиҗәсе татлы, дидем байгуҗалыларның шатлыгын уратаклашып.

“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”
“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”
“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”
“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”
“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”
“Бәйге тәмамланды – гадәт калды”
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас