Җәмгыять
24 июль 2025, 13:20

Узган тәүлектә мошенниклар кешеләрне дүрт миллион сумга алдаган

Роскомнадзор һәм Үзәк банкы вәкилләре дип шалтыратучылар ешайган.

Узган тәүлектә мошенниклар кешеләрне дүрт миллион сумга алдаганУзган тәүлектә мошенниклар кешеләрне дүрт миллион сумга алдаган
Узган тәүлектә мошенниклар кешеләрне дүрт миллион сумга алдаган

Уфа яшәүче 20 яшьлек егеткә Роскомнадзор һәм Үзәк банкы вәкилләре дип таныштырып, мошенниклар шалтыраткан. Алар аңа 300 мең сум күләмендә кредит алырга һәм мошенниклар акчасын алмасын өчен аларда сакларга кушканнар.

Шулай ук Октябрьский шәһәренең 48 яшьлек кешегә 2 айга якын аферистлар акчасын «алтынга, нефтькә» салырга тәкъдим итеп шалтыраткан. Ир, шалтыратучыларга ышанып, кредитка 400 мең сум алган һәм моңа тагын 335 мең сум өстәп, бу сумманы чит кешенең бан исәбенә күчергән.

Корманай авылында яшәүче пенсионерга да ФСБ, Роскомнадзор, РФ Үзәк банкы хезмәткәрләре булып җинаятьчеләр шалтыраткан. Алар аны банк исәбе хәвеф астында булуына һәм акчаларны саклап калу максаты белән 500 меңгә якын "хәвефсез исәпкә" күчерергә үгетләгәннәр.

Дуслар! Онытмагыз, мошенниклар сезнең акчагызны урлау өчен теләсә нинди сылтау таба ала. Уяу булыгыз, акчагызны таныш булмаган счетларга күчермәгез!

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас