Җәмгыять
24 июль 2025, 13:29

Салымыңны түлә, аннан ял ит!

Республика халкы бу чорда җәйге ялын планлаштыра.

Салымыңны түлә, аннан ял ит!Салымыңны түлә, аннан ял ит!
Салымыңны түлә, аннан ял ит!

Җәй уртасы. Республика халкы бу чорда җәйге ялын планлаштыра.

   Ләкин чемоданнарны тутырганчыга кадәр әле һәркемгә үзләренең салым бурычларының булу-булмавын тикшерергә кирәк булыр. Чөнки түлисе бурычлар булуның күптән көтелгән ялны бозарга мөмкинлеге хакында онытырга ярамый.

   Чит илгә чыгуны тыю - туристның зур салым бурычы ачыкланган очракта, аны чик буе хезмәтләре авиарейска кертмәячәк. Ә рөхсәтне очар алдыннан аэропортта алырга ярамый. Тыюны бетерү процессы күп вакытны ала: салымнар, пенялар һәм штрафлар буенча бурычларны түләргә, суд приставлары хезмәтенә башкару җыемын кертергә, ведомстволардан түләүләрнең раслануын һәм суд приставы-башкаручының башкару эшен төгәлләвен көтәргә кирәк.

    Исәптән акча алу – салым хезмәте банк счетыннан бурычларны сызып ташларга хокуклы, бу исә ялга барганда акчасыз калдырырга мөмкин. Бурычлар турындагы уйланулар ялны бозачак, әлбәттә.

    Отпуск бозылмасын өчен, бурыч барлыгын тикшерү һәм аны китәр алдыннан түләп бетерү мөһим. Моның өчен салым инспекциясенә килү мәҗбүри түгел. Бурычның барлыгын (яки аның юклыгына инанырга) түбәндәге ысуллар белән белергә мөмкин:

* Русия Федераль салым хезмәте сайтындагы "Физик затлар өчен шәхси кабинет" яисә "ФЛ салымнары"мобиль кушымтасы ярдәмендә;

* МФЦ офисына мөрәҗәгать итеп;

  • "Госуслуги" порталында.

   Бурычны теләсә нинди уңайлы ысул белән түләп була:

  • Русия Федераль салым хезмәтенең "Физик затлар өчен шәхси кабинет" интернет-сервислары ярдәмендә https://lkfl2.nalog.ru/lkfl/, "салымнар һәм пошлиналар түләү" https://service.nalog.ru/payment/#fl, "ФЛ салымнары" мобиль кушымтасы;
  • "Госуслуги" порталында https://www.gosuslugi.ru/ ;
  • банк кушымталарында, шулай ук банк офисларында яки түләү терминалларында.

   БРсалым органнары халыкка үз ялларын салымнар буенча бурычлар булмауны тикшерүдән башларга киңәш итә. 

                              Русия Федераль салым хезмәтенең БР буенча

                             идарәсе эксперты

Фото: bashinform.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас