

Анда IT -тематикасына материаллар язучы республика журналистлары, блогерлары һәм медиабелгечләре катнаша ала. Оештыручыларәйтүенчә, технологияләр турында сөйләп кенә калмыйча, аларның төрле өлкәләрдә – мәгариф һәм медицинадан алып сәнәгатькә һәм дәүләт идарәсенә кадәр – гамәли кулланылышын ачучы эшләрне аеруча бәялиләр.
"Материалларның санлы үзгәрешләрнең мәгънәсен халыкка аңларга ярдәм итүе мөһим", - дип билгеләп үтте проект кураторы, Дәүләт Думасы депутаты Антон Немкин. Конкурс эшләрен кабул итү 2025 елның 15 ноябренә кадәр дәвам итәчәк. Җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы 1 декабрьдә булачак. Иң яхшы авторлар профессиональ танылу һәм үз эшләрен федераль дәрәҗәдә тәкъдим итү мөмкинлеге алачак.
Исегезгә төшерәбез: узган ел конкурста Башкортстаннан берничә журналист катнашты, шуларның берсе республика авыл хуҗалыгына цифрлы технологияләр кертү турындагы материал белән финалга чыкты.
Фото: mgazeta.com