

Анда илебез төбәкләреннән 79 гаилә катнашачак. Этап нәтиҗәләре буенча 24 гаилә командасы финалга үтәчәк. «Семейная Зарница» да дүрт кешедән торган гаилә командалары катнаша. Башкортстанда сайлап алу сынаулары Мишкә районында «Ер кото – сила земли» төбәкара этномәдәни патриотик фестивале кысаларында узды. Катнашучылар физик әзерлек кенә түгел, тапкырлык, команда рухы һәм белем таләп итә торган төрле дисциплиналарда ярыштылар: йөзү, капчыклар белән көрәш, мас-рестлинг, «шәһәрчекләр», йөгерү, милли башкорт уеннары, чүлмәк вату.
Читтән торып уку этабында Сафиннар ике ярышта катнашачак: иҗади – видеовизитка әзерләргә кирәк булачак, шулай ук интеллектуаль – Русия дәүләтчелеге һәм хәрби тарихы нигезләрен белүгә тест узарга. Читтән торып уку этабы 10 августка кадәр дәвам итәчәк.
– Безнең гаилә өчен иң мөһиме – гаилә традицияләрен, кыйммәтләрен саклау. Әлбәттә - Ватанга мәхәббәт, ватанпәрвәрлек хисе. Балаларым, гаиләм белән горурланам. Бу чара туганнарның, үзара ярдәм итешүнең никадәр мөһим булуын күрсәтте, - дип уртаклашты «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан буенча филиалының социаль координаторы Венер Сафин