Җәмгыять
23 июль 2025, 06:57

Путин якташларыбызны бүләкләячәк

Указга кул куйган. 

Путин якташларыбызны бүләкләячәкПутин якташларыбызны бүләкләячәк
Путин якташларыбызны бүләкләячәк

Кичә, 22 июль көнне, РФ Президенты дәүләт бүләкләре турындагы Указга кул куйган.

30 битлек Указда төрле казанышлары өчен дәүләт башлыгыгың игътибарына лаек булган гражданнарның исемнәре язылган. Алар арасында өч Башкортстан кешеләре: ике хатын-кыз һәм бер ир-ат. Мәсәлән, «Күмертау авиация җитештерү предприятиесе» хезмәткәрләрен II дәрәҗә «Ватан алдындагы казанышлары өчен» ордены медальләре белән бүләкләргә кушылган. Бу техник хезмәт күрсәтү буенча әйдәп баручы инженер Владимир Руденко, шулай ук автоматлар һәм ярымавтоматларны көйләүче Олег Слухаев.

Моннан тыш, «Башсельхозтехника» генераль директоры Флариса Шәйхетдиновага «За благодения» билгесе тапшырылган.

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас