

Юлдыбай, Сәләх авыллары “Аек авыл” конкурсында җиңеп, ял һәм мәдәният паркларын төзекләндергәннәр.
“Аек авыл” республика конкурсы елдан-ел киңрәк колач ала бара. Конкурсның төп максаты ─ халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итү, игелекле эшләргә дәртләндерү һәм инде, әлбәттә, аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров "Аек авыл" конкурсына зур игътибар бирә һәм аны республика өчен мөһим проект дип саный. Хәбиров билгеләп үткәнчә, конкурс аек тормыш рәвешен популярлаштыруга һәм халыкны иҗтимагый эшчәнлеккә җәлеп итүгә ярдәм итә.
“Аек авыл " кешеләрнең дөньяга карашын үзгәртә, зарарлы гадәтләргә альтернатива тәкъдим итә һәм кешеләрне игелекле эшләр өчен берләштерә.Ул шулай ук конкурс суррогат алкоголь белән агуланудан үлүчеләр санын киметергә ярдәм итә”, - диде Радий Хәбиров.
Башкортстанда әлеге конкурс ярдәмендә социаль әһәмиятле бихисап җитди мәсьәләләр хәл ителә. Аеклык өчен көрәшүдән тыш, әлеге чара авылны төзекләндерү мәсьәләләрен хәл итүгә дә юнәлтелгән. Конкурста җиңгән өчен алынган акчалар исәбенә авылларда яшәүчеләр үзләре җирлегендә парклар, шулай ук балалар мәйданчыкларын төзи, булганнарын төзекләндерә һәм башка социаль мөһим булган җирлекләрне тәртипкә китерә, конкурста катнашу бик күпләргә яңа коммуналь техника сатып алырга да ярдәм итте.
Конкурста катнашучы авыллар саны инде күптән меңнәр белән исәпләнә, ә җиңүчеләр саны – йөзләрчә. Алты ел эчендә мең ярымлап “түгәрәк өстәл”, аннан да күбрәк мәдәни-мәгариф, бихисап спорт чаралары үткәрелгән, конкурс чараларында катнашкан волонтерлар саны биш мең кешедән арткан.
Конкурс елдан-ел популярлаша бара һәм республикабызның даны Русиянең башка төбәкләренә дә тарала. Башкортстан тәҗрибәсе белән Удмуртия, Татарстан, Якутия республикалары, Саратов, Свердловск, Ырынбур, Чиләбе өлкәләре, Пермь крае актив кызыксына, охшаш чаралар үткәрә. Гомумән, Башкортстанның “Аек авыл” конкурсын оештыру, үткәрү тәҗрибәсе – башка төбәкләр өчен дә үрнәкле, күренеш.
Зилаер районы халкы да “Аек авыл” конкурсында теләп катнаша һәм ел саен уңышларга ирешә килә. “Аек авыл” конкурсында җиңгән акчаларга авылларда яңа иҗтимагый киңлекләр барлыкка килгән. Мәсәлән, Юлдыбай авылы халкы конкурста катнашып күп кенә зур һәм мәртәбәле эшләр башкарырга өлгергән.
Юлдыбай – Урал аръягындагы иң борынгы һәм иң зур башкорт авылларының берсе исәпләнә. Тарих чыганакларына күз салсак, моннан сигез гасыр элек үк биредә ата-бабалар яшәгән һәм хезмәт салган. Авыл Башкортстанның көньяк-көнчыгыш өлешендә, гүзәл Сакмар елгасының уң ягында, Ырынбур һәм Чиләбе өлкәләренә алып баручы ике юл чатында урнашкан. Бүгенге көндә Юлдыбайда биш йөздән артык йортта мең җиде йөздән артык кеше гомер итә, анда күп балалы гаиләләр дә шактый.
Юлдыбайда республика, район данын ерак-еракларга тараткан шәхесләр туып-үскән, биредә башкорт халкы рухын, аның гореф-гадәтләрен , халык кәсепләрен саклаучы тырыш һәм уңган, бердәм халык яши. “Аеклык – яшәү рәвеше” дигән девиз белән яшәүче юлдыбайлылар әйтүенчә, бүген сәламәт яшәү рәвеше һәркемнең күңел торышы һәм көн девизы булырга тиеш. “Тормышта җиңеп чыга алмаслык хәлләр, проблемалар юк, барсын да булдырыр өчен тик теләк кенә кирәк”,- ди алар.
Шулай да “Аек авыл- 2023”конкурсында катнашып зур җиңүгә ирешкән һәм 3 миллион сум акчага ия булган юлдыбайлыларның иң горурланыр төзекләндерелгән җәмәгать җирлекләренең берсе – бүгенге көндә халык ял итәргә яраткан Ял һәм мәдәният паркы. Конкурста җиңү өчен бирелгән акчаларга алар әлеге паркны төзекләндергәннәр һәм бүген авылда узган иң зур тантаналы чараларның да күбесе нәкъ биредә үтә.
Паркта сукмаклар да соклангыч итеп салынган, балалар, хәтта өлкәннәр дә рәхәтләнеп атыныр өчен күп итеп таганнар асылган, биредә уникаль дип әйтергә мөмкин булган яктырту системасы урнаштырылган. Кышын парк кардан тазартылып, юллар ачылып тора, ә җәен биредә үстерелгән бихисап чәчәк түтәлләреннән аңкыган хуш исләр һәркемне дә үзенә чакырып тора. Әйткәндәй, конкурста җиңгән өчен бирелгән 3 миллион сум акчаның 2400 мең сумы нәкъ менә паркны төзекләндерүгә, ә калган 600 мең сумы биләмәдәге трактор өчен прицеп сатып алуга файдаланылган. Бар авыл белән бергәләп тырышкан һәм җиңгән юлдыбайлыларның хәзер башкалар көнләшерлек ял итәр урыннары бар.
Юлдыбай авылы хакимияте башлыгы Илнур Корбангалиев шушы авылда туып, Юлдыбай мәктәбе директоры булган һәм авыл халкы белән гел тыгыз элемтәдә булып, кулга-кул тотынышып эшләгән яшь, ләкин тәҗрибә тупларга өлгергән җитәкче. Аңлашып эшләгәч, биредә эшләр уңышлы бара, урындагы халык та биләмә башлыгыннан кәнәгать.
Авылда “Аек авыл” конкурсы, “Урындагы инициативаларны яклау” һәм башка программалар кысаларында башка зур эшләр дә тормышка ашырылып килә. Мәсәлән, шулар нигезендә авыл дәвалау амбулаториясе эчке яктан төзекләндерелгән, янгын сүндерү депосы төзелгән, урамнар яктыртылган һ.б. күп эшләр башкарылган.
“Спорт белән дус булган – җиңгән”, дигән девиз белән дә яши Юлдыбай халкы. Биредә халык һәрвакытта да сәламәт тормышка, спорт белән шөгыльләнүгә җитди карый. Авылда укучылар һәм студентлар өчен хоккей коробкасы төзелгән, “Бөркет” физкультура-савыктыру комплексы эшли. Бирегә спорт сөючеләр өчен төрле секцияләр эшләп килә, кичен авыл халкы волейбол уйнарга җыела, тренажерларда шөгыльләнә. Кышын юлдыбайлылар чаңгыда йөрергә, хоккей уйнарга, җәен скандинавча йөрергә вакыт таба.
-“Аек авыл” конкурсына бар авыл халкы уңай карашта, барсы да зур теләк белән катнаша. Шуңа безгә җиңү яулап, зур эшләр башкарырга мөмкинлекләр дә ачыла торгандыр,- ди Илнур Илшат улы .- Иң мөһиме бит ул хәтта кергән акча да, төзелгән объектлар да түгел, ә халыкның берләшүе, оешып, алга куйган планнарны тормышка ашыруы, туган авылларына булган сакчыл караш, яшь буында патриотизм тәрбияләү.
Зилаер районының тагын да бер конкурсларда катнашып җиңәргә яраткан һәм лаек булган акчаларга бик тә файдалы эшләр башкарган авылы бар. Ул да, булса, Сәләх авылы.
–Сәләх авылы Канзафар авыл советы биләмәсенә кергән зур булмаган авыл, аның башкалар белән чагыштырганда тарихы да кечкенә – авыл узган гасырның 1927 елында гына барлыкка килгән, - ди биләмә башлыгы Рөстәм Мохтар улы Тутманов.- Ләкин биредә искиткеч уңган, максатчан, киләчәккә зур планнар куеп яши торган халык гомер итә. Авылда бүген 167 кеше яши. Алар, нигездә, авыл хуҗалыгын үстерү һәм малчылык, агач әзерләү һәм агач эшкәртү сәнәгатендә көч сала.
Гомүмән, Сәләх авылы халкы район һәм республика конкурсларында даими катнашып килә. ППМИ 2017 һәм ППМИ 2024 конкурсларында катнашып, алар шулай ук җиңүләр яулаганнар һәм килгән акчаларга “Радуга” дип аталган балалар мәйданчыгы һәм шулай ук авылның Мәдәният һәм ял үзәгенә капиталь ремонт эшләп куйганнар.
“Аек авыл” конкурсларында катнашып та зур эшләр башкарган Сәләх халкы. Мәсәлән, 2021 елда конкурста катнашучылар буларак алынган акчаларга авыл халкы өчен иң кирәкле объектларның берсе – модульле фельдшер-акушерлык пункты төзелгән. Ә инде 2022 елда алар бу конкурста лаеклы беренче урын яулаганнар һәм шаккатмалы “Дуслык” ял һәм мәдәният паркын төзегәннәр һәм шулай ук Бөек Ватан сугышында катнашучы батыр якташлары хөрмәтенә һәйкәл урнаштырганнар.
-Безнең халык эшләргә дә, чараларда катнашырга да атлыгып тора, аларны бары тик оештырырга гына кирәк. Шунысы яхшы, кайсы гына авылны алсак та, биредә эшләрне башлап йөрүче активистлар бар, аларга таянып эшләү җиңелрәк,- ди Рөстәм Мөхтәр улы.- “Аек авыл” кебек конкурслар киләчәктә дә дәвам итәр һәм безнең булдыклы халкыбыз аларда катнашып җиңәр һәм тормышларыбыз тагын да яхшыра барыр дип ышанабыз.
Шунысы куандыра, Зилаер районы авылларының социаль йөзе елдан-ел яхшыра, төзекләндерелә, яңадан-яңа уңайлыклар барлыкка килә. Ә авылларында башкарылган эшләрне күреп сокланырлык, чөнки уртак эштә халыкның барысы да актив катнаша. Авылларда игътибарны сәламәт яшәү рәвешенә юнәлтеп, бик күп чаралар уздырыла. Моннан тыш, әлеге эшкә халыкны җәлеп итү максатында төрле социаль челтәрләр кебек заманча мәгълүмат киңлекләре дә актив кулланыла. Киләчәктә дә уңышлар гына телик без аларга!
Гөлара Арсланова.