Җәмгыять
18 июль 2025, 05:35

"Йортны утка тотасың киләме әллә?..."

Ирем тирги, чөнки кәрәзле телефонымны төнгелеккә зарядкага куеп калдыра торган гадәтем бар. 

"Йортны утка тотасың киләме әллә?...""Йортны утка тотасың киләме әллә?..."
"Йортны утка тотасың киләме әллә?..."

     Кәрәзле телефонымны төнгелеккә үзем йоклый торган диванда зарядкага куеп калдыра торган гадәтем бар. Кайвакыт ул одеял астында кала.  Ирем, ник алай итәсең, йортны утка тотасың киләме әллә, дип тирги. Күпләр шулай итә бит, дим мин. Ә ник ярамый соң? Куркынычы нидә?

   Куркынычсызлыкныж гади кагыйдәләретурындаБашкортстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр буенча дәүләт комитеты белгечләре искә төшерә.

  • Телефоныгызнымендәр яки юрган астыназарядка куймагыз. Зарядка вакытында телефонҗылына, ә тукыма җылылыкның  читкә китүенә  комачауларга һәм янгын чыгуга китерергә мөмкин.
  • Бары тик чын зарядкалауҗайланмаларынгына кулланыгыз. Ялганы сыйфатсыз булырга һәм кыска ялганыш китереп чыгарырга мөмкин.
  • Телефоныгызнытөнгелеккәзарядкада калдырмагыз! Бу алтын кагыйдәне саклау аккумуляторның хезмәт итү вакытын озайтачак. Янгын чыгудан саклар.
  • Телефон аккумуляторын контрольдә тотыгыз.Әгәр батареякабарган, деформацияләнгән булса, даими рәвештә артык җылынса, иң яхшысы – бу телефонныкулланмагызһәм сервис үзәгенә мөрәҗәгать итегез.
  • Телефоныгызныкояшнурларыастындакалдырмагыз. Әгәр ул янып китсә,  су белән сүндермәгез. Янгын сүндергечкулланыгызякителефон өстенә  тыгыз тукыма  каплагыз. Үзегез сүндерәалмасагыз, кичекмәстән 112 номерына шалтыратыгыз.
Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас