Җәмгыять
18 июль 2025, 05:50

Әгәр чит пакет тапсаң…

  "Урамда чит пакет таптым. Нишләргә?" 

Әгәр чит пакет тапсаң…Әгәр чит пакет тапсаң…
Әгәр чит пакет тапсаң…

    "Мин урамда чит пакет таптым. Эчендә нәрсәләр барлыгын карамадым. Нишләргә? Аны кая да булса тапшырырга кирәктер бит?"

                                               Ленара.

     Гәзит укучыбыздан килгән бу сорауга Русия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Башкортостан Республикасы буенча баш идарәсе белгечләре җавабын тәкъдим итәбез.

 - Бернәрсәгә кагылмагызһәмачмагыз – табылдык сумкаларда, пакетларда шартлаткыч җайланмалар булырга мөмкин. Иң беренче чиратта, тирә-яктагыларда: "Бу кемнең сумкасы?” дипкычкырып сорагыз. Әгәр хуҗакүренмәсә, хокук саклауорганнарынашалтыратыгыз, - дип киңәш итәләр белгечләр.

   Әгәр сәфәрдә булсагыз – машина йөртүчегә,  бинада булсагыз – сакчыга хәбәр итегез. Табылдыктан ераграк китегез, үтеп баручыларны кисәтеп куегыз. Паника тудырмау мөһим.

  Әйе, еш кына шулай да була – кемдер урамда чит пакет, чит сумка, чит төргәк табарга мөмкин. Кызыксыну никадәр генә көчле булса да, табылдыкны үзаллы ачарга киңәш итмиләр.

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас