Җәмгыять
18 июль 2025, 06:25

Берьюлы ике пенсия алучылар. Кемнәр алар?

Башкортстанда яшәүче 2  меңнән артык кеше берьюлы ике пенсия ала.

Берьюлы ике пенсия алучылар. Кемнәр  алар?Берьюлы ике пенсия алучылар. Кемнәр  алар?
Берьюлы ике пенсия алучылар. Кемнәр алар?

Хәзерге вакытта республикада яшәүче 2232 кеше бер үк вакытта ике пенсия алырга хокуклы. Социаль Фондның БР буенча бүлегендә гражданнарның нинди категорияләре моңа хокуклы булуы турында сөйләделәр:

 - болар Бөек Ватан сугышында катнашучылар һәм «Камалыштагы Ленинградта яшәүчегә», «Камалыштагы Севастопольдә яшәүчегә» яисә «Камалыштагы Сталинградта яшәүчегә» тамгалары белән бүләкләнгән затлар;

- сугыш җәрәхәте нәтиҗәсендә инвалид булган гражданнар;

 - һәлак булган хәрбиләрнең ата-аналары;

 - Чернобыль АЭСында радиациядән зыян күрүчеләр;

 - ирекле формированиеләрдә булган һәм вазыйфаларын башкарганда һәлак булган затларның хатыннары;

 - элеккеге хәрби хезмәткәрләр (солдат, матрос, сержант һәм старшина сыйфатында чакырылыш буенча хәрби хезмәт үткән гражданнардан тыш);

- элеккеге федераль дәүләт хезмәткәрләре.

     Ике пенсиягә хокуклы гражданнар категорияләренең тулы исемлеге Россия Социаль фонды сайтында  бирелгән.

 

Автор:Таҗиева Руфина
Читайте нас