Җәмгыять
14 июль 2025, 11:35

Гаиләгә ярдәмгә әзерләр!

Башкортстанда 7-13 июльдә Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенрусия хокукый ярдәм атналыгы узды.

Гаиләгә ярдәмгә әзерләр!Гаиләгә ярдәмгә әзерләр!
Гаиләгә ярдәмгә әзерләр!

Башкортстанда 7-13 июльдә Гаилә мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча Бөтенрусия хокукый ярдәм атналыгы узды.

   Бу атна кысаларында уздырыла торган чараларда «Ватанны саклаучылар»фондының республика филиалы социаль координаторлары актив катнашты. Башкортстан шәһәрләрендә һәм районнарында халыкны юридик мәсьәләләр буенча кабул итүләр, лекцияләр, социаль координаторлар һәм социаль хезмәтләр белгечләре белән очрашулар узды. Чаралар барышында 230дан артык сорау кабул ителде, аларның күбесенә аңлатмалар бирелде.

   Җентекләп карауны таләп итә торган ситуацияләрне контрольгә алдылар. Һәрбер мөрәҗәгать буенча проблеманы хәл итү буенча эш алып барылачак. Бүздәк районында социаль координатор Гөлфия Габдрафиковага милеккә кагылышлы сораулар белән һәлак булган сугышчының гаиләсе мөрәҗәгать иткән. Аларга җентекле аңлатмалар бирделәр һәм алдагы эшләрнең планын билгеләделәр.

   Монда ук социаль координатор документлар җыярга һәм «Шторм Z " шәхси хәрби компаниясеннән булган МХОда катнашучыга гариза язарга ярдәм итте. Аны хәрби хәрәкәтләр ветераны таныклыгын алу мәсьәләсе борчыды. Бер айдан артык элемтәгә чыкмаган сугышчының гаиләсенә социаль координатор эзләү картасын төзергә ярдәм иткән. Гөлфия Габрафикова сугышчының туганнарын буккаль эпителий җыю өчен үз офисына чакырган. Документлар һәм ДНК үрнәкләре инде эшкә җибәрелгән.

    «Ватанны саклаучылар» фонды бөтен ярдәмне бушлай күрсәтә. Бу көнне килүчеләр үзләрен кызыксындырган сорауларга тулы җаваплар алды. Шулай ук СВО ветераннарына һәм аларның туганнарына торак сатып алганда ташламалар буенча консультацияләр бирделәр. «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстан буенча филиалының социаль координаторлары Бөтенроссия хокукый атнасы вакытында республиканың башка районнарында да актив эшләде. Фондның республика филиалы эше турында тулырак мәгълүмат биредә: https://vk.com/public220653548

   «Ватанны саклаучылар» фондының Башкортстандагы филиалы түбәндәге адрес буенча урнашкан: Уфа шәһәре, Минһаҗев ур., 107.Эшвакыты: 9.00дән18.00 гә кадәр, дүшәмбедән шимбәгә кадәр.Алданконсультация 8 (347) 268-01-02 телефоны буенча бирелә.

Фото: tuvest.ru

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас