

Имтиханнар чоры тәмамланды. Олы тормышка әзерләнергә вакыт җитте...
Уфада тәүге мәртәбә «Беренче курс студентлыгына багышлау» республика фестивале узачак. 4 сентябрьдә Көрәш сараенда яңа студентлар өчен зур бәйрәм булачак. Радий Хәбиров аны үткәрү турындагы боерыкка кул куйды. Чараны БР Яшьләр сәясәте министрлыгы оештыра.
Ул бөтен республикадан студентларны җыячак һәм уку елына һәм студентлар тормышына якты старт бирәчәк. Программада – биюләр, иҗади номерлар, интерактивлар, бүләкләр һәм төбәкнең яшьләр инициативалары белән танышу.
Югары уку йортларына документлар тапшырабыз һәм башкалада очрашабыз, дуслар!
Фото: bashinform.ru