

Ул инде күптәннән ялгыз, кешеләрдән читтә яшәүнең тормыш символына әверелгән шәхес: узган гасыр уртасыннан, башкалар уңайлырак җирләргә күчеп киткәннән соң, авылының бердәнбер кешесе булып кала. Ул мич ягып көн күрә, яшелчә бакчасы үстерә, умарталык тота һәм электрсыз гына яши. Телевизор урынына — радио һәм батареяләр белән эшләүче фонарь.
Аның тарихы журналистлар, активистлар һәм битараф булмаган кешеләрнең игътибарын җәлеп итте, бабай турында фильмнар төшерделәр, мәкаләләр яздылар, бүләкләр һәм хәтта генераторлар белән кунакка килделәр.
Ялгыз булуына карамастан, Кинҗәгул бабай зур дөньяның бер өлеше булып кала. Ул лаеклы, гаҗәеп мөстәкыйль тормыш алып барган — табигать һәм үзе белән гармониядә тоткан кеше булып истә хәтерләрдә сакланыр.
Юлай НИЗАЕВ әзерләде.
Фото: «Новости Башкирии». ️