Җәмгыять
11 июль 2025, 04:07

Рөхсәт ителмәгән чүплекләр һаман да бар

Бер районда 1 гектардан артык мәйданда рөхсәт ителмәгән чүплек табылган.

https://102.fsvps.gov.ruhttps://102.fsvps.gov.ru
https://102.fsvps.gov.ru

Башкортстанның Архангель районында, Абзан авылыннан ерак түгел 1 гектардан артык мәйданда рөхсәт ителмәгән чүплек табылган.

Россельхознадзорның төбәк буенча идарәсеннән әйтүләренчә, чүплек кайсыбер урыннарда балчык белән күмелгән, аның өстендә каты көнкүреш калдыкларының аерым өлешләре күренә. Янәшәдә, шул исәптән куакларда файдаланылган төзелеш материаллары һәм төрле савытлар, пластмассадан, полимерлардан төрү материаллары, агач, кәгазь калдыклары, чүпрәкләр, тирес, иске шиналар һәм башка көнкүреш калдыклары ята.

Чүплеккә керү ирекле. Аңа кадәр 50 метр ераклыкта чүплектән файдалануны тыю турында кисәтү тактасы эленеп тора. Анда: “Свалка мусора запрещена! Штраф на основании п. 2.ст.6.1 КоАП РБ” дип язылган.

Архангель районы хакимиятенә кисәтү ясалды, диләр күзәтчелек ведомствосында.

Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас