

Чакмагышның Аблай авылында узган шәҗәрә бәйрәме буыннар бәйләнешен ныгытты.
Шәҗәрә ул – бәйрәм генә түгел,
Ул, курайдай, рухның үсеше.
Мең гасырлар аша кан тартуы,
Утлар аша гомер кисеше.
Очрашулар – һәрвакыт күңелле. Ә шәҗәрә бәйрәмендә туганнарың, нәсел җебе белән бәйләнгән кан-кардәшләрең белән күрешү – үзе зур бәхет. Бу көнне ерак-бабаларының кендек каннары тамган Аблайга бер кошның ике канаты булган Йосыповлар һәм Сафиннарның алты дистәгә якын нәсел-нәсәпләрен Гөлнара Йосыпова һәм аның кызы Эльмира, туганнары Илшат һәм аның тормыш иптәше Динара җыйды.
Шәҗәрә бәйрәмнәре үткәрү соңгы елларда киң колач ала бара. Аблай авылында да үткән ике елда Габдуллиннар һәм Кудаяровлар очрашкан һәм үзләренең нәсел җепләрен барлаган иде. Быел менә Гөлнара ханым бу изге эшкә алынган.
-Әгәр без үз шәҗәрәбезне белмибез икән, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз безне дә хәтерләмәскә мөмкин. Шуңа күрә дә, буыннар чылбыры өзелмәсен өчен, без хәтерне сакларга, тамырларыбызны белергә тиешлебез,- диде Гөлнара Тимерҗан кызы кунакларга дәшеп.- Чакыруны кабул итеп килгән һәркемгә дә рәхмәтлебез. Хәтта үзем дә, кыен булса да әйтим, биредә җыелышкан һәр туганымны танып бетерә алмыйм икән. Бүген менә танышырбыз, инде моннан соң һәрвакыт аралашып, якын итешеп яшәрбез дип ышанам.
Аблай – Чакмагышның иң борынгы, бай тарихка ия, халкының уңганлыгы-булдыклылыгы белән дан алган авылы. Биредә халык мул яши, алар барлык яхшы башлангычларга да дәррәү кушылалар. Үрнәк авылы советы хакимияте башлыгы Рәсимә Зәйнетдинова да бәйрәм кунакларын тәбрикләде һәм мондый нәсел бәйрәмнәренең киләчәктә тагын да ешрак үткәрелүен теләде.
-Тормышның төрле чагы була, бүген без катлаулы чорда яшибез. Шуңа карамастан, дуслар-туганнар, авылдашлар, якташлар очрашып торырга, бер-берсен якыннан белергә һәм терәк булып яшәргә тиеш, - ди Рәсимә Дамир кызы.- Бүген бер мәйданда очрашкан Йосыповлар да, Сафиннар да авылыбызның үрнәкле кешеләре, аларга һәрвакыт таянырга була. Аблаебыз бүген дә, элекке гасырларда халык ничек матур итеп яшәсә, шулай ук янып яши. Күрсәтер эшләребез дә байтак: әнә авыл уртасындагы күркәм парк үзенә чакырып тора, авылдашлар һәм аннан читтә яшәүче якташларыбыз белән берлектә мәчетне яктырттык, мәдәният йорты алдын гөл иттек, башка булдырган эшләребез дә күп. Һәм алар алда да көтеп тора әле. Шулай булгач, “Без бергә, без булдырабыз” дип яшәргә дә әле яшәргә, дуслар-туганнар!
Авылда бернине дә яшереп булмый: барсы да барсының күз алдында. Анда һәркемнең нәселен энәсеннән алып җебенә кадәр беләләр. Сафиннарның картәтиләре Галиулла Хәбибулла улын да Бөек Ватан сугышында данлыклы 112нче санлы Башкорт атлы кавалериясе дивизиясендә хезмәт итеп кайткан чын герой итеп хәтерлиләр. Үпкәсендә мина ярчыгы йөртсә дә, бар көчен туган авылына, халкына хезмәт итеп яшәгән, гаилә корып, лаеклы уллар-кызлар үстергән кеше ул.
Бүген фашистларны җиңгән герой бабасының лаеклы оныгы, Гөлнара ханымның түтәсе Флүрә һәм җизнәсе Рафаэль Ризвановларның улы Рушан илебез тынычлыгын яклый. Махсус хәрби операциянең тәүге көннәреннән үк кулына корал алган егет күп тапкыр батырлыклар күрсәткән, наградаларга ия булган. Күптән түгел ялда булып киткән Рушан әлеге шәҗәрә бәйрәмендә була алмады, ләкин ул барлык җыелган туганнарына да кайнар сәламнәрен җиткерүне үтенгән. Дошманнарны җиңеп, исән-сау кайткач, киләсе нәсел бәйрәмендә Рушанның урыны табын түрендә булыр дип ышанабыз.
-Бүген бу өстәл артында утырган кешеләр – барыбыз да туганнар, – дип кичәдә сүз алды нәселнең аксакалы Наил Рәис улы Сәетгәрәев. – Чөнки 1793нче елның апрель аенда бирегә Кудаяровлар нәселеннән – дүрт, Сакаевлар нәселеннән бер гаилә күченеп килгән. Бүген безнең төмән очы дип йөртелгән урында ул чакта бушлык булган әле, агачлар гына үскән. Менә шул җирләрне эшкәртеп, дөнья көтеп алып киткән ата-бабаларыбыз. Ничек килгәннәр алар: җәяүләпме, әллә аттамы, гаиләләрен һәм мал-туарларын шунда ук алып килгәннәрме, әллә соңракмы, бу хакта төгәл генә мәгълүмат юк. Шулай да ата-бабаларыбызның нәселе ерак Кырым татарларыннан, Кодаярдан килеп чыгуын беләбез. Бүгенге бәйрәм табынына килүчеләрнең күбесе, башка фамилияләр йөрткәч, теге яки бу нәселгә карауларын, бәлки, моңа кадәр белмәгәндер дә. Менә бүгенге кебек бергә җыелып нәсел җебен барлаганда алар үзләренең еракмы яки якынмы туганнар булуын аңладылар инде. Моңа мин бик тә шатланам!
Сафиннар һәм Йосыповлар “Өмет” гәзитенең тугры дуслары да. Башкортстанның һәм Татарстанның төрле почмакларында яшәп һәм безнең басманы яратып, дистә еллар дәвамында укып, сихәтләнеп яши алар. Гәзиткә кагылышлы викторина сорауларына да тиз һәм беравыздан җавап кайтардылар.
Һава торышының көйсезләнеп торуына карамастан, бәйрәмгә килүчеләрнең күңелендә кояш балкыды: сөйләшеп сүзләр бетмәде, еллар дәвамында күңелләрдә йөрткән күпсанлы сорауларга да җаваплар табылды бу көнне. Ничәмә-ничә самавыр чәйләр эчелгәндер, күпме тәмле пылау ашалгандыр бу көнне, беркем әйтә алмас. Бәйрәмне гөрләтеп, һәркемгә җылы сүзләрен яудырып алып барган талантлы егеткә, “Роксана” радиосы дикторы Илмир Арслановка (үзе соклангыч җырлый да!), билгеле композитор һәм автор-башкаручы Лилия Вахитовага һәм аның кызы Миланага моңлы да, дәртле дә җырлары өчен рәхмәтле булып, киләчәктә ешрак очрашып торырга, туганлыкның кадерен белеп яшәргә сүз куешып аерылышты бу көнне туганнар.
Гөлара Арсланова.
Уфа-Аблай-Уфа.