Җәмгыять
7 июль 2025, 06:08

Пенсиягә яшең якынлашса... Ташламалар бармы?

   Законда рәсми рәвештә «пенсия алдындагы пенсионер" статусы беркетелгән. 

Пенсиягә яшең якынлашса... Ташламалар бармы?Пенсиягә яшең якынлашса... Ташламалар бармы?
Пенсиягә яшең якынлашса... Ташламалар бармы?

Законда рәсми рәвештә «пенсия алдындагы пенсионер" статусы беркетелгән.

                                  Рая, Тәтешле.

   - Әйе, әгәр гражданинга пенсиягә чыгарга 5 яки аннан да азрак ел калса, аны “пенсия алдындагы пенсионер” дип атыйлар, - дип җавап бирә адвокат Егор Климов.-Мондыйгражданнаргафедераль дәрәҗәдә ташламаларкаралган. Аерымалганда, эш бирүчеләр елга бер тапкыр ике көнгә пенсия яшендәге хезмәткәрләрне, алар диспансеризация узсын өчен, эштән азат итәргә бурычлы. Бу вакытта аларның вазыйфалары һәм уртача хезмәт хакы саклаырга тиеш.

   Пенсионерлар шулай ук мөлкәт һәм җир салымнарыннан азат ителә (6 сутый кишәрлеккә, бер фатирга яисә бер йортка һәм бер гаражга). Моннан тыш, мохтаҗлык кичергән пенсия алдындагы пенсионерлар эшләүче балаларыннан алимент алырга хокуклы. Башка ташламалар исемлеге кешенең яшәгән төбәгенә һәм анда каралган шартларга бәйле рәвештә үзгәрергә мөмкин.

Фото: dagmintrud.ru

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас