Җәмгыять
7 июль 2025, 16:16

Изге эшкә күмәк көч салдык

Дүртөйле районы Түбән Аташ авылының көнчыгыш зиратында зур өмә (зират коймаларын яңарту) оештырылды.

Изге эшкә күмәк көч салдыкИзге эшкә күмәк көч салдык
Изге эшкә күмәк көч салдык

Михырбанлы булыйк әле, кешеләр

Изгелекләр кылып яшик җирдә.

Гомер узгач, үкенергә калмасын

Без килмәдек җиргә мәңгегә. Әлфия Кәримова.

Дүртөйле районы Түбән Аташ авылының көнчыгыш зиратында зур өмә (зират коймаларын яңарту) оештырылды. Әлеге чара бик оешканлык белән үтте. Ир-атлар зират коймасын, баганаларын, капкасын яңага алыштыру һәм территориясен зурайту белән шөгыльләнделәр. Ә хатын-кызлар авылыбызның чишмәсе буенда бик зур һәм мул итеп табын әзерләделәр. Тир түгеп эшләгән осталарны кайнар аш белән сыйладылар.

Әлеге изге эшне иганәләгән (спонсировать иткән) авылдашларыбыз Сәитов Хәйдәр Хәлим улы һәм Закиров Илшат Флүр улына, шулай ук, азык-төлек ягыннан тәэмин иткән, җаваплылыгы чикләнгән " Игенче" җәмгыяте директоры Сәитов Роберт Шәех улына олы рәхмәтләребезне белдерәбез! Аларга ныклы сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаиләләренә иминлек теләп калабыз! Авылыбыз халкы өчен эшләгән изгелекләре үзләренә меңе белән әйләнеп кайтсын. Өмәгә төрле яклап үз өлешен керткән авылдашларга, читтә яшәүче туганнарга, дусларга да Аллаһның рәхмәтләре яусын.

Изге Ашура көнендә Ибраһим Хәзрәт укыган Коръән авазлары һәрберебездән дога өмет иткән әрвахларыбызның рухына дога булып барып ирешеп, аларны шатландырсын. Ходай Тәгалә ярдәме һәм күмәк көч белән шушы изге эшне башкарып чыктык, Аллага шөкер! Мәрхүмнәрнең рухлары шат, безнең күңелләр тыныч, Әлхәмдүлилләһ!

Шәймиев бабай әйтмешли, " Без булдырабыз"! Алга таба да тәннәр сау-сәламәт, җаннар тыныч, күңелләр шат булып, булганына шөкер, булачагына өмет итеп, авылыбызны төзекләндерү, җыештыру, матурландыру өчен тырышып, күмәк эшләрдә катнашып, яшәргә язсын һәммәбезгә дә! Амин!

Регина Раянова.

 

Изге эшкә күмәк көч салдык
Изге эшкә күмәк көч салдык
Изге эшкә күмәк көч салдык
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас