

Башкортстанда социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләрен модернизацияләячәкләр.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров үткәргән атналык оператив киңәшмәдә шул хакта фикер алыштылар. Төбәктә балигъ булмаганнар һәм авыр тормыш хәлендә калган балалары булган гаиләләрне реабилитацияләү мәсьәләләре белән бүгенге көндә 28 учреждение шөгыльләнә.
Буприютлар, ятим балалар өчен оешмалар, «гаилә»үзәкләре.Төбәкнең гаилә, хезмәт һәм социаль яклау министры Ленара Иванова хәбәр иткәнчә, Башкортстанда традицион стационар эш формаларыннан инновацион методикаларга күчәләр.Алар арасында – приютлардакойка-урыннарныкыскартуһәм алар базасында коррекция-үстерү эшләре бүлекләрен ачуны атарга була.
Фото: Башинформ.