Җәмгыять
7 июль 2025, 06:43

“Аек авыл” халыкны уятып җибәрде”

Шулай диде Аллагуат биләмәсе башлыгы Айзат Самат улы Күсәпкулов.

Автор фотосы.Автор фотосы.
Автор фотосы.

Шушы көннәрдә юлыбыз Стәрлебаш ягына төште. Ашкадар елгасы буенда урнашкан Түбәнге Аллагуат авылы безне иркен урамнары белән каршы алды. Май чүлмәге тышыннан билгеле, дигәндәй, авылга күз ташлау белән монда эшсөяр халык яшәгәнлеге аңлашыла. Кайда да – чисталык-пөхтәлек, йорт-куралар төзек, урамнар каралган. Хәер, “Аек авыл” исемен йөртүчеләр нәкъ шундый булырга тиештер дә.

Әлеге авыл биләмәсенә биш авыл керә: Түбәнге һәм Югары Аллагуатлар, Мостафа, Караяр, Октябревка. Барлыгы 247 йорт исәпләнә, 500дән артык кеше яши. Аларның 220гә якыны – авыл совыты урнашкан Түбәнге Аллагуватта. Якыны дим, чөнки авыл Стәрлетамак, Салават, Ишембай шәһәрләренә якын булгач, җәен генә кайтып яшәүчеләр дә бар.

Түбәнге Аллагуат әллә ни зур булмаса да, фельдшер-акушерлык пункты, клуб, китапханә, мәчет, балалар бакчасы, ә иң мөһиме, мәктәбе бар. Элек ул 11 еллык булса, балалар азаю сәбәпле, 9 еллыкка үзгәртелгән. Хәзер инде ул Җәлембәт урта мәктәбе филиалы булып тора. Аңа капиталь ремонт ясалган, шулай ук мәдәният йортына да заманча ремонт эшләнгән. Гомумән, соңгы берничә елда авылда күп кенә уңай үзгәрешләр булган. Болар хакында безгә авыл биләмәсе башлыгы Айзат Самат улы Күсәпкулов бәян ите. Әйткәндәй, ул бу вазифага узган елның көзендә генә тәгаенләнсә дә, шушы җирдә туып-үскәч, авылны биш бармагыдай белә. Безгә дә башкарылган эшләр һәм киләчәккә ниятләр турында ихлас сөйләде.

– Бездә халык тырыш, рухлы, берәр эшне башкарырга кирәк булса, юк диючеләр юк, барысы да кулыннан килгәнчә ярдәм итә, – диде ул. – Шунысы куанычлы, соңгы елларда яшь гаиләләр саны арта башлады, яңа йортлар калкып чыга. Халык бездә матур яшәргә тырыша.

Матурлыкка килгәндә, бүгенге заманда зур эшләрне акчасыз башкарып булмый. Шуңа авыл биләмәсе республика һәм федераль дәрәҗәдәге программаларга кушылырга тырыша. Югарыда әйтүебезчә, авыл клубына һәм мәктәпкә федераль программа буенча капиталь ремонт эшләнгән, яңа аппаратуралар, корылмалар сатып алынган.

Быел исә, “Урындагы башлангычларга ярдәм итү программасы”нда катнашып, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга багышланган стеланы яңартуга ирешкәннәр. Анда Бөек Ватан сугышында катнашкан авылдашларының исем-шәрифләре язылган. Түбәнге Аллагуаттан 233 кеше фронтка киткән: аларның 108е яу яланында ятып калган, 125е туган җиренә әйләнеп кайткан. Сугышка киткән һәрберсе истәлегенә стела тирәли “Тере хәтер” аллеясы утыртылган.

– Стела янына 233 нарат утырттык. Киләчәктә ул ата-бабаларыбыз батырлыгы турындагы хәтерне саклаучы матур “Җиңү паркы” булыр дип өмет итәбез. Агачларны бар авыл халкы белән “Яшел Башкортстан” акциясе кысаларында утырттык. Бу изге эшкә мәктәп укучылары да кушылды. Стеланы ачуда катнашкан мәртәбәле кунаклар да үз агачларын утыртты, – диде Айзат Самат улы.

Әйтергә кирәк: стела республиканың “Урындагы башлангычларга ярдәм итү” программасы буенча реконструкцияләнсә, паркны уратып алган яңа койма – “Аек авыл” бәйгесендә җиңү нәтиҗәсе.

Аллагуатлар “Аек авыл” бәйгесендә ике тапкыр катнашкан һәм соңгысында “Кече авыллар” номинациясендә җиңүгә ирешкән. 2023 елда – тәүге тапкыр катнашканда – район буенча муниципаль этапта беренче урынга чыкканнар, әмма республика этабында төшеп калганнар. Җиңүгә бер адым гына калган аллагуватлылар, дәртләрен сүндерми, тагын бер тапкыр үз көчләрен сынап карарга булалар.

– Тәүгесендә халыкны чараларга җәлеп итү авыр булса, икенче юлы инде үзләре зур теләк белән активлашып киттеләр. Өстәвенә, тәҗрибә дә бар. Шуңа икенче юлы бик авыр булмады. Әмма бик көчле районнар бар, – дип бәян итте авыл башлыгы. – Бәйгенең максаты – аек һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, халыкны иҗтимагый тормышка җәлеп итү, игелекле һәм файдалы эшләр башкару. Бу уңайдан авыл кешеләрен сәламәт тормыш алып баруга өндәгән мәдәни һәм спорт чараларын күп үткәрдек. Гореф-гадәтләрне искә төшерүгә багышланган чараларга да халык актив кушылды. Әйтик, каз өмәләрен, элекке гадәтләрне тергезеп, көянтәләр белән су буена алып барып үткәрдек. Иң зур чараны былтыр Рамазан аенда оештырдык: мәчет янында тирмәләр корып, пылау пешереп, элекке уеннарны искә төшереп, сабантуй кебек итеп уздырдык. Нәтиҗәдә республика этабында өченче урынга чыктык.

Җиңү өчен бирелгән миллион ярым сум акчага парк һәм мәдәният йорты коймаларын яңартканнар.

– Җыен җыеп, уртак фикергә килдек тә, коймаларны яңартырга булдык. Чөнки клубның бинасы яңа, ә ихатасы иске иде. Парк та авылның йөзе булып тора. Быел “Атайсал” проекты белән мәчетнең дә элекке коймасын евроштакетникка алыштырдык. Аңа халык белән акча җыйган идек, җитми калган өлешенә авылдашыбыз, Бөтендөнья башкортлары корылтае Башкарма комитеты әгъзасы, Дәүләт Җыелышы – Корылтай депутаты Данир Гайнуллин ярдәм итте. Гомумән, читтә яшәгән авылдашлар да туган җирләрен онытмыйлар, кайтып торалар, кирәк икән – ярдәмгә әзерләр. Һәм шунысын әйтер идем: “Аек авыл” бәйгесендә катнашу өйдә торган пассив халыкны уятып җибәрде. Тагын да бердәмлек, бер максатка омтылу артты, – дип сөйләде Айзат Самат улы.

Аның әйтүенчә, “Аек авыл” бәйгесенең тагын бер уңай ягы – исеменнән күренүенчә, ул халыкны аек тормышка, тәртипкә өнди.

– Безнең авылда эчеп йөрүчеләр элек тә юк иде, ә бу бәйгедә катнаша башлагач, әзрәк салырга яратучылар да кыенсына башлады. Шуңа бүген авылда эчеп йөргән кеше юк. Барысы да эшли, тормыш көтәргә тырыша, – диде биләмә җитәкчесе.

Ул безгә авыл халкының тормыш-көнкүреше турында да бәян итте. Бүген авыл биләмәсендә 7 фермер эшли. Барысы да диярдек үсемлекчелек белән шөгыльләнә. Элекке колхозга караган бар җирләрне дә эшкәртәләр. Бу якларда – кара туфраклы тигез басулар. Шуңа үсемлекчелек үзен аклый.

– Бездә чәчелми калган буш җир юк. Пай җирләре өчен кешеләргә ашлыгын бирәләр. Тугайларда печән мул була. Кирәк икән, халыкка да чабып, алып кайтып бирәләр. Шуңа бездә кешеләр күпләп мал тота, кош-корт асрый, – диде ул.

Икенчедән, шәһәрләр якын булгач, итне кемгә сатарга дип кайгырасы түгел: күбесе, Салават базарына алып барып, үзе сата.

Айзат Самат улы әйтүенчә, авыл халкының бер өлеше фермерларда эшләсә, бер өлеше вахта белән читтә эшли. Шәһәрләргә йөреп эшләүчеләр дә шактый.

– Халык хәлле яши, кешеләрнең җитеш тормыш көтәргә мөмкинлеге бар. Бер-берсеннән яңалыкны, матурлыкны күреп, тагын да яхшырак яшәргә тырышалар. Әйтик, күршесе койма тотса, ул күршесеннән дә яхшырак итеп эшләргә тырыша. Үзләре өчен генә түгел, авыл өчен дә янып торучы кешеләр булу куанычлы, – диде авыл биләмәсе башлыгы.

Әлбәттә, һәр урындагы кебек, башкарасы эшләр, хәл итәсе проблемалар да юк түгел.

– Көндәлек мәсьәләләр булып тора, аларны хәл итә барабыз. Бүген безнең төп проблема, үзегез күреп торасыз – юл. Хәзер шушы мәсьәләне дә хәл итү буенча эшлибез, – диде әңгәмәдәшем.

Авыл биләмәсе башлыгы Айзат Самат улы Күсәпкулов.
Авыл биләмәсе республика һәм федераль дәрәҗәдәге программаларда актив катнаша.
Паркны уратып алган яңа койма – “Аек авыл” бәйгесендә җиңү нәтиҗәсе.
Стела “Урындагы башлангычларга ярдәм итү” программасы буенча яңартылган.
Авыл биләмәсе башлыгы Айзат Самат улы Күсәпкулов.
Автор:Язгөл Сафина
Читайте нас