Җәмгыять
6 июль 2025, 15:53

Уфада коткаручылар агачтан мәче белән кызны төшергәннәр

Уфада 13 яшьлек кыз мәчене коткарырга тырышып, үзе дә агач «әсирлегенә» эләгә.

Уфада коткаручылар агачтан мәче белән кызны төшергәннәрУфада коткаручылар агачтан мәче белән кызны төшергәннәр
Уфада коткаручылар агачтан мәче белән кызны төшергәннәр

 Песи йөргән вакытта агачка менгән һәм аска төшә алмаган. Шуннан соң аның яшь хуҗасы проблеманы мөстәкыйль хәл итәргә карар кыла һәм мәче баласы артыннан сигез метр биеклеккә менеп җитә...

Агачка менү төшүгә караганда күпкә җиңелрәк булып чыга. Бәлагә эләккән парны тәрәзәдән күрше хатыны күреп ала. Ул коткаручыларны чакырткан да инде. Гражданнарны яклау идарәсе хезмәткәрләре баскыч, альпинистлар кирәк-яраклары ярдәмендә яшүсмергә һәм аның дүрт аяклы дустына аска төшәргә ярдәм иткәннәр. Бала медицина ярдәменә мохтаҗ булмаган.

 

Юлай НИЗАЕВ әзерләде.

Фото: пресс-служба УГЗ по г. Уфе.

Уфада коткаручылар агачтан мәче белән кызны төшергәннәр
Уфада коткаручылар агачтан мәче белән кызны төшергәннәр
Автор:
Читайте нас