Җәмгыять
3 июль 2025, 12:18

Гомерне озайта торган урын

Медицина хезмәткәре көне алдыннан республика башлыгы Радий Хәбиров "Юматово" шифаханәсе директоры Андрей Степковка "БР Атказанган сәламәтлек саклау хезмәткәре " дигән мактаулы исем бирде.

Гомерне озайта торган урынГомерне озайта торган урын
Гомерне озайта торган урын

Шул уңайдан ял йорты директоры белән әңгәмә тәкъдим итәбез. 

Башкортстанның әйдәп баручы шифаханәләренең берсендә ел саен 10 меңнән артык кеше сәламәтлеген яхшырта.

- Сез «Юматово» шифаханәсен 2016 елдан бирле җитәклисез. Шул гомер эчендә үзегезнең төп казанышыгыз дип нәрсәне саныйсыз?

- Мин «Юматово»га килгәндә, безнең алда Башкортстанның иң борынгы һәм танылу яулаган шифаханәләренең берсе статусын саклап калу һәм хезмәт күрсәтүне яңа дәрәҗәгә күтәрү бурычы тора иде. Төп максат - аны заманча һәм кунаклар өчен уңайлы шартлар булдыру. Һәм бүген ышаныч белән әйтә алам: без моңа ирештек. Тулылану 98% ка кадәр арткан, һәм бу сан гына түгел - аның артында безгә үз сәламәтлекләрен ышанып тапшыручы меңләгән кеше тора. 

Әмма иң мөһиме – без коллективның нигезен саклап кала алдык. Безнең күп кенә табиблар, шәфкать туташлары, администраторлар биредә дистә еллар эшли һәм алар "бер гаилә" атмосферасын саклыйлар.

- "Юматово" кымыз белән дәвалану — гасырлар буе яшәп килгән методика белән дан тота. Сез бүген бу юнәлешне ничек үстерәсез?

- Кымыз - безнең горурлыгыбыз. Бу милли традиция генә түгел, ә сәламәтләндерү өчен куәтле табигый корал. 2023 елда без җитештерү цехын тулысынча яңадан җиһазландырдык: хәзер монда эчемлекнең барлык файдалы үзлекләрен саклап калырга мөмкинлек бирә торган заманча җиһазлар. Сөтне якын тирәдәге фермер хуҗалыкларыннан сатып алабыз. Бездә шифалы продукт киптерү җайланмасы бар, шуңа күрә кымызны җәй көне генә түгел, ял итүчеләр ел әйләнәсендә эчә ала. Хәзер яңа җайланма сатып алу һәм кымыз җитештерүне көнгә 700 литрга кадәр арттыру планлаштырыла. Әгәр элек кымыз нигездә үпкә һәм ашказаны-эчәк авыруларын дәвалау белән ассоциацияләнгән булса, бүген аны тернәкләндерү, иммунотерапия программаларына, хәтта anti-age программаларына да кертәләр.

Безгә Русиянең төрле почмакларыннан кешеләр килә, һәм күпләр шушы уникаль продукт булганга күрә кабат-кабат безгә ял итәргә килергә әзер. 

- Шифаханәне реконструкцияләү – зур проект. Сез нәрсәдән башладыгыз?

- Беренче эш итеп без номерларны заманча ремонладык - чөнки кунаклар күпчелек вакытларын нәкъ менә монда үткәрәләр. Бүген ял итүчеләрне якты, иркен бүлмәләр, сыйфатлы җиһазлар, матур интерьер көтә. Икенче корпуста номерлар студия рәвешендә эшләнгән, зур пыялалы һәм җылытылган лоджияләр ял итүчеләргә бик ошый. Шулай ук биналарның фасадлары тәртипкә китерелгән, кондиционерлар урнаштырылган, икенче спелеокамера җиһазландырылган.

Су белән дәвалау "йорты"на зур игътибар бирелде, ул 2016 елга тәмамланмаган иде. Моңа җитди төзелеш компанияләрен җәлеп итәргә туры килде. Барлык эшләр фәкать шифаханә акчасына башкарылды.  

Без бальнеотерапия өчен яңа җиһазлар сатып алдык, процедуралар исемлеген киңәйттек. Һәм болар барысы да үз көчебез белән эшләнде. Җиңел булмады, әмма без конкурентлыкка сәләтле булып калырга теләсәк, реновацияне кичектерергә ярамый икәнен аңлый идек.

- Шифаханә-курорт өлкәсендә күп нәрсә кешеләрдән тора. Сезнең командада кем эшли?

- Бездә зур тәҗрибәгә ия табиблар эшли-аларның кайберләре 90 нчы елларда ук башлаган һәм «Юматово»ны биш бармагы кебек белә. Әмма шул ук вакытта без даими рәвештә өйрәнәбез: яңа методикалар кертәбез, хезмәткәрләрне стажировкаларга җибәрәбез. 

Санаторийда мультидисциплинар тернәкләндерү командасы булдырылган, аңа табиблар: реабилитолог, невролог, терапевт, физиотерапевт, хирург, онколог, психотерапевт, шулай ук ЛФК инструкторлары һәм шәфкать туташлары керә. Бигрәк тә безнең онкореабилитация бүлеге белән горурланам. Без аны 2020 елның октябрендә генә ачтык. Ә бүген биредә сөт бизе яман шешеннән соң хатын-кызлар тернәкләнә, һәм аларның савыгу тарихлары - иң яхшы бүләк. Шул вакыт эчендә бүлектән әлеге диагноз белән 1520 пациент чыгарылган. Узган ел бу проект «шифаханә» бөтенрусия тармак форумында алтын медаль алды. Бүген бу юнәлешне үстерүне дәвам итәбез, Мәскәү хәйрия фондларын җәлеп итәбез, алар безгә Русиянең башка төбәкләреннән пациентлар җибәрә.

Сезнеңчә, кунакларга барыннан да бигрәк нәрсә ошый?

- Кешеләр монда процедуралар өчен генә килми. Атмосфера мөһим. Безнең табигатебез искиткеч – ял йорты нарат урманында урнашкан, биредә - саф һава. Уфага якын, нибары 40 минут, һәм син, әйтерсең, башка дөньяга эләгәсең. Әмма, әлбәттә, иң мөһиме — синең турында чыннан да кайгырталар дигән хис барлыкка килүе. Дәвалану бездә гади генә түгел, ә башта консультация, тикшеренү аша үткәргә кирәк. Хәтта ашханәдә дә «ашаталар» гына түгел, ә кирәк булса аерым меню төзиләр. Гомум әйткәндә, безнең төп өстенлекләребез - локация, яхшы транспорт мөмкинлеге һәм консерватив, еллар дәвамында тикшерелгән савыктыру методикасы.

- Шушы еллар эчендә шифаханә территориясе бик нык үзгәрде. Кунакларга нинди үзгәрешләр аеруча ошый икән?

– Беләсезме, элек биредәге иске биналар бөтен матурлыкны боза иде. Без аны сүттек һәм шул урында заманча ял итү зонасын булдырдык. Хәзер бу фотога төшү өчен иң популяр урыннарның берсе. Тагын безгә хәзер «сәламәтлек сукмагы» бар. Урманда саф һавада йөрү - үзе бер сәяхәт. Кичләрен кунаклар фонтан янына җыела, ял итү өчен башка матур урыннар да барлыкка килде. Ял йорты территориясендә бик күп чәчәк түтәлләре бар, ел саен парк зонасында 200гә якын агач утыртыла.

– «Юматово» сезнең өчен нәрсәне аңлата

– Бу аерым энергетикалы урын. Кешеләрнең бездән ныгып, яхшы кәеф белән китүләрен күргәч, моның юкка түгеллеген аңлыйсың. Без ял йорты гына түгел, ә гомерне озайта торган урын.

Гомерне озайта торган урын
Гомерне озайта торган урын
Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас