Дәүләт власте вәкилләренә сорауларны эфир кысаларында бирергә мөмкин, алар исә Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең, район хакимиятләренең, министрлыклар һәм ведомстволар сәхифәләренд, социаль челтәрләрдә үтә.
Сораулар Кире элемтә платформсында кабул ителә. "Госуслуги" порталында теркәлгән республикада яшәүче һәр кеше үзен кызыксындырган сорауны бирә ала.
Алгоритмы гади генә:
1. Район хакимиятләре һәм республика башкарма власть органнары җитәкчеләре белән булачак туры эфир анонслары Башкортстанның Республика белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрләрендә, район хакимиятләре башлыклары аккаунтларында, министрлыклар һәм ведомстволар сайтларында алдан дөнья күрә.
2. Анонсларда сылтама бирелә. Сылтамага басып кергәннән соң "Бергә чишәбез" ("Решаем вместе") платформасында Дәүләт хезмәте аша республикада яшәүче эфир темасы буенча үзен борчыган сорауны бирә ала. Анонста шулай ук сораулар җыелуының төгәл вакыты, эфирның үткәрү көне һәм вакыты күрсәтелә.
3. Сораулар теркәлә һәм туры эфир оештыручыларга әзерләүгә озатыла. Сорауда мәсьәләне ачык итеп язарга, мөмкин булса, адресны күрсәтергә, фото яисә видео өстәргә кирәк.
4. Сораулар билгеләнгән көндә һәм вакытта туры эфирда яңгыратылачак. Республикада яшәүче үзенең соравын һәм аңа җавапны ишетми калса, дулкынланырга кирәкми - җавап һичшиксез, ПОС аша яисә Дәүләт хезмәтләрендә күрсәтелгән электрон адреска биреләчәк.
Июньдә Республика белән идарә итү үзәге группаларында "Кире элемтә платформасы" аша социаль челтәрләрдә туры элемтәләр үтте. Мәсәлән, БР мәгариф министрының бернче урынбасары Светлана Антипина белән.
Кире элемтә платформасы булышлыгында әзерләнгән шушы һәм башка эфирлар язмасын Башкортстан Республикасы белән идарә итү үзәгенең социаль челтәрләрендә табарга мөмкин.
ВК https://vk.com/tsur_bashkortostan
ОК https://ok.ru/tsur.bashkortostan
ТГ https://t.me/tsur_bashkortostan