Җәмгыять
30 июнь 2025, 10:57

Авылдашлар бәйрәм итте

Авылларда Сабантуйлар гөрли, авылдашлар, туганнар бергә җыела, аралаша, ял итә. Бүздәк районының Иске Шыгай авылы халкы исә үткән шимбәдә “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәменә җыелды.

Авылдашлар бәйрәм иттеАвылдашлар бәйрәм итте
Авылдашлар бәйрәм итте

Авылларда Сабантуйлар гөрли, авылдашлар, туганнар бергә җыела, аралаша, ял итә. Бүздәк районының Иске Шыгай авылы халкы исә үткән шимбәдә “Саумысыз, авылдашлар” бәйрәменә җыелды.

   “Саумысыз авылдашлар” ­– бик күңелле һәм шатлыклы бәйрәм. 2008 елдан алып мондый ук  киңлектә бәйрәмнәр үтмәгән булган икән биредә. Ниһаять, җыенганнар  һәм авыл халкы киңәшләшеп, берләшеп, күп көч салып бик тә матур бәйрәм оештырганнар. Узган елның көзендә буа буып, балыклар үрчетеп җибәргәннәр, быел исә күркәм беседка һәм бик тә матур сәхнә эшләгәннәр. Ә бәйрәм итәсе мәйданны аллы-гөлле чәчәкләргә күмгәннәр.

   Бәйрәм алдыннан авылдашлар, нәкъ йола буенча, урамнар буйлап бүләк тә җыйган әле. Гармуннар сайратып, колгага сөлгеләр, яулыклар элеп, йомыркалар җыеп йөрү бик-бик күңелле үтте. Бүләк җыючыларның җыр-биюләре, такмаклары һәм матур шигырьләре беркемне дә битараф калдырмады, әлбәттә, халык шау-гөр килде. Шулай итеп, бердәмлек, татулык һәм бәйрәм кәефе авылны тагын да ныграк җанландырды.

   “Саумысыз, авылдашлар!” бәйрәмен шыгайлыларның  яраткан улы, читтә яшәсә дә, авылым-авылдашларым дип өзелеп торган Зиннур Хаҗиәхмәтов алып барды. Сәхнәне җыр-моңга күмеп, авылдашларының күңелен үстереп, хөрмәтләп, җылы хис-тойгыларга баетып чын иҗади дәрт белән бизәде ул сәхнә түрен. Авылдашлары аның чыгышларын алкышларга күмде. Бәйрәм  иртәннән алып кичкә кадәр дәвам итте. Сәхнәдә концерт программасы белән бәйрәмнең рәсми өлеше үрелеп барды: хезмәт ветераннарына һәм юбилярларга  бүләкләр тапшырылды.

   Бәйрәмнең икенче өлешендә исә уеннар һәм күңел ачу мәйданчыклары  гөрләде. Монда балалар һәм олылар өчен төрле милли уеннар барды. Бүләкләр дә бик мулдан әзерләнгән иде. Дуслык-туганлык бәйрәме бөтен халыкны берләштерде һәм җанландырды. Күптән күрешмәгән, төрле якларга таралышкан авылдашлар да кабат туган нигезләренә кайтып, рәхәтләнеп ял иттеләр. Классташлар, туганнар, авылдашлар бер-берсе белән аралашып, матур концерт карап, уеннарда катнашып, учакларда пешкән тәмле ризыклардан авыз итеп,  авылның шифалы суын эчеп, көч алып, оештыручыларга рәхмәт белдереп таралышты.

Фото: ye102.ru

                                                        Гөлара Арсланова.

 

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас