

Торакны моннан соң биометрия ярдәмендә сатып алырга мөмкин булачак, дип ишеттем. Бу барлык килешүләр өчен мәҗбүриме? Һәм бу нәрсә бирер?
Вилена, Борай.
Мондыйяңалыкчыннан да 2026 елның 1 июленнән үз көченә керәчәк."Торакка хокукларны биометрия ярдәмендә теркәгәч, килешүләр төзү эшетизләшәчәкһәм гадиләштереләчәк тә, - ди бу уңай Русия Риелторлар гильдиясенең хокук комитеты әгъзасы Николай Зырянов.– Кат-кат МФЦга яки Росреестрга барыргакирәкбулмаячак. Бу сатучы бер шәһәрдә, ә сатып алучы икенче шәһәрдә булганда уңайлы.Әммабиометрияиреклеэшһәм килешүне, әлбәттә, гадәти ысул белән МФЦ, нотариус, банк яки төзүче аша үткәрергә мөмкин булачак».
Биометрия дигәндә, мәсәлән, тавышның үрнәге һәм бит-йөзнең өч үлчәмле фотосы күздә алдында тотыла. Мондый мәгълүматлар ярдәмендә сатып алучының яки сатучының шәхесенә инанырга һәм аларның мошенниклар булмавына инанырга мөмкин.
Фото: mfc-74.ru