Җәмгыять
28 июнь 2025, 09:00

Мунча себеркесе әзерлисезме?

Ямьле җәй ялларында туганнар, дус-ишләр белән табигать кочагына себерке бәйләргә баруга ни җитә?!

Мунча себеркесе әзерлисезме?Мунча себеркесе әзерлисезме?
Мунча себеркесе әзерлисезме?

Себеркене каен ботаклары очындагы яфраклары башкалары белән бер зурлыкта булгач җыярга кирәк. Яфраклар шул җәй урталарына таба җиткәндә тигезләшә дә инде. Тигезләшкәнен көтмәсәң, кипкәч, коелып бетәчәк.
Мунча себеркесе өчен ботакларны артык яшь агачтан да, картыннан да җыймыйлар. Иң яхшысы – 15–20 еллык каеннар. Ботакларны, файдалы үлән җыйган кебек, аяз көнне, чык кипкәч, иртәнге якта яки көн сүрелә башлагач җыярга киңәш ителә. Ачыклыкта үскәненә караганда, урман эчендә үскән агач яфракларының сыйфаты яхшырак. Яфраклары коелмасын, хуш исен җуймасын өчен, себеркене урман эченнән җыю мотлак. Юл чатындагы посадкалардан җыймау күпкә хәерлерәк.

 

Фото: 19.mchs.gov.ru

Мунча себеркесе әзерлисезме?
Мунча себеркесе әзерлисезме?
Автор:
Читайте нас