

Җәйне без рәхәтләнеп тәмле һәм шифалы җылы як җимешләре белән сыйлану өчен дә көтәбез. Тик менә аларның зарар алып килү ашаганда шифа урынына зарар алу куркынычы да бар икән шул...
Үзбәкстаннан китерелгән сливаларда куркыныч корткыч – Калифорния калканы (щитовкасы) табылган.
Корткыч 2025 елның 21 июнендә гомуми авырлыгы 19 тоннадан артык булган җиләк-җимешнең ике партиясеннән алынган пробаларны тикшерү барышында ачыкланган, шулай булуга карамастан, продукция әйләнешкә кертелгән. Ни өчен дигәндә, Евразия икътисади берлеге (ЕАЭС) илләре территориясендә Калифорния калканы белән зарарланган җимешләрне кертү тыелмаган икән. Анализ нәтиҗәләре Россельхознадзорның Башкортстан буенча идарәсенә тапшырылган.
Игътибар! Калифорния калканчыгы (Quadraspidiotus perniciosus) – җимеш агачларын, куакларны һәм декоратив культураларны да кертеп, үсемлекләрнең 270 тән артык төрен зарарлаучы куркыныч авыл хуҗалыгы корткычы. Аның таралуы бакчачылыкка һәм авыл хуҗалыгына зур зыян китерергә мөмкин.
Фото: haibvestnik.ru